16+

Риода – спорт, Казанда – белем олимпиадасы

Бу көннәрдә бар халык ике «олимпиада»ны күзәтә. Дөньякүләм танылган спортчылар Рио-де-Жанейрода көч сынашса, Җир шарының иң акыллы балалары мәркәзебез Казанда сынала. 19 августка кадәр бездә информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада (IOI - 2016) узачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та Казандагы олимпиаданы Рионыкы белән чагыштырды.

Риода – спорт, Казанда – белем олимпиадасы

Бу көннәрдә бар халык ике «олимпиада»ны күзәтә. Дөньякүләм танылган спортчылар Рио-де-Жанейрода көч сынашса, Җир шарының иң акыллы балалары мәркәзебез Казанда сынала. 19 августка кадәр бездә информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада (IOI - 2016) узачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та Казандагы олимпиаданы Рионыкы белән чагыштырды.

- Дөньяның иң акыллы, иң сәләтле балалары нәкъ менә бездә - меңьеллык Казанда җыелуына шат мин. Бразилиянең Рио­де-Жанейро шәһәрендә безнең спортчылар олимпия уеннарында спорт медальләре өчен көрәшсә, Казанда узучы информатика буенча халыкара олимпиадада алар белем дәрәҗәләрен сыный. Бу олимпиада Бразилия Риосында уза торган «кайнар» ярышлардан ким булмас, - диде ул.
Россиядә бу олимпиада әле беренче тапкыр гына оештырыла. Казан зур ярышта Япония белән Әзәрбайҗан илләрен узып, олимпиада үткәрү хокукына ия булды. 1989 елдан ЮНЕСКО канаты астында эшләп килүче олимпиада мәктәп укучылары арасында уза торган бәйгеләрнең иң дәрәҗәлесе булып санала.

IOI Президенты Красимир Манев башлангыч чорда олимпиаданың үз алдына куйган максатларын искә төшерде.
- Элек Олимпия уеннары вакытында бөтен сугышлар туктатылып торган. Бу халыкка кешелеклелек кыйммәтләре мөһимрәк булуын дәлилли иде. Кызганыч, информатика буенча олимпиада бу традиция бозылган чорга туры килде. Дөнья тынычлыктан ерак бүген. Төрле сәяси хәлләр аркасында, кайбер илләр олимпиадада катнаша алмады (Төркия, Украина), кайбер илләргә бирегә килергә финанслау җитеп бетмәде (Ливан, Албания). 1989 елда Болгариядәге хезмәттәшем белән олимпиаданы дөньяны үзгәртер дип башлап җибәргән идек. Дөнья акыллырак булыр, сугышлар, кан коюлар бетәр, илләр үзара бары спорт һәм фән өлкәсендә генә ярышыр дип уйладык. Мин әле дә моңа өметләнәм, - диде Красимир Манев.

Олимпиадага 82 илдән 315 бала җыелган. Исландия, Марокко, Сальвадор, Гондурас, Палестина илләре бирегә күзәтүче буларак килде. Россия данын әлеге сынауларда дүртәр кешедән торган ике команда яклая­чак. Араларында Татарстан егете Әсхәт Сәхәбиев тә бар.
Ярышлар вакытында мәктәп укучылары олгаритмик мәсьәләләр чишә. Ике турның нәтиҗәләре аша катнашучыларның рейтинглары төзеләчәк. Укучыларның яртысы төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнә. Аларның бары тик 8 проценты гына алтын медаль алачак. Ләкин «акыллы башлар»ны медальләр кызыксындырмый, бирегә алар киләчәк тормышлары өчен, кояш астында җылы урын өчен ярышырга килгәннәр. Чөнки олимпиадада җиңүчеләргә дөньяның барлык алдынгы университетлары, IT оешмалары ишекләре ачык булачак. Инде хәзердән үк аларны һәр ил күз карасы кебек саклый. Дөньяның IT киләчәге алар кулында бит.

- Олимпиадага яхшылардан да иң яхшыларын сайлап алдык. Көндәшлек зур. Ләкин катнашучыларның белеме, җиңүгә омтылышы, ихтыяр көче бу каршылыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр дип өметләнәм. Бу укучылар мәктәпне тәмамлаганнан сон уку йортларына конкурссыз, имтихан бирмичә керә ала. Хәзер бу өстенлек бер ел гына түгел, ә дүрт ел гамәлдә булачак. Математика, физика, химия, биология буенча халыкара олимпиадалар булды инде. Аларның һәрберсендә безнең команда алдагы еллардан әйбәтрәк чыгыш ясады. Химиядән - икенче, физикадан, Европада беренче булып, дүртенче урын алдык. Математикадан да дүрт алтын медаль алып кайтты безнекеләр. Үз «өебез»дә узган информатика буенча олимпиадада да укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип өмет итәм, - диде Россиянең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров мондый олимпиада мәктәп укучылары арасында гына түгел, ә студентлар арасында да булырга тиеш, дип белдерде.
- Татарстан Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булып санала. IT өлкәсендә дә калышмыйбыз. Медицина, инженериядән алып, гуманитар өлкәләргә кадәр IT-технологияләр кулланыла. Ул безнең көндәлек тормышка килеп керде инде. Россия студентлары дөньяның алдынгы оешмаларында хезмәт итә. Университетта да бу иң популяр белгечлекләрнең берсе. Абитуриентлар һәр имтиханны 89,7-90 баллга тапшырып килә безгә. 2020 елда шундый ук олимпиаданы инде студентлар арасында оештырырбыз дип ышанам, - диде Илшат Гафуров.
Җитәкчеләрнең махсус аппаратта бармак эзләрен тәңгәлләштергәч, тантаналы рәвештә олимпиада да ачылды. Информатика буенча олимпиаданың әләмен 2015 елда олимпиада җиңүчеләре Михаил Путилин белән Владислав Макеев сәхнәгә алып чыкты. Киләсе елга дөньякүләм танылган «айтишник»лар Иранда җыелачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading