16+

Россияне моңарчы күрелмәгән эсселек көтә?

Эль-Ниньо феномены аркасында Россияне генә түгел, бөтен дөньяны аномаль эсселек көтә, дип фаразлый климатологлар.

Россияне моңарчы күрелмәгән эсселек көтә?

Эль-Ниньо феномены аркасында Россияне генә түгел, бөтен дөньяны аномаль эсселек көтә, дип фаразлый климатологлар.

Эль-Ниньо ул – узган елның җәй башыннан көч җыя барган серле климат феномены. Аның асылы шунда: берничә елга бер тапкыр Тын океанның экваториаль өлешендә су өсте гадәттәгегә караганда 2-3 градуска җылырак була. Шуннан атмосфера басымы, дымлылык, һаваның циркуляциясе дә үзгәрә, ә алар белән бергә һава торышы да үзгәрә башлый. Җир шарының күп кенә урыннарына айлар буена сузылырга мөмкин булган коточкыч эссе дулкыннар килеп ирешә. АКШ, Швеция һәм Кытай фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтлары метеорологлары шундый фаразларын җиткергән.

Галимнәр фаразлаган рекордлы эсселекнең булу ихтималы – 90 процент. Эссе дулкыннар, галимнәр фикеренчә, җир өслегендәге уртача температураның бер градуска югарырак күтәрелү фонында күзәтеләчәк. 

Эсселек Россиянең күпчелек төбәкләре урнашкан урта киңлекләрдә дә булырга мөмкин ди. Бәлки кайбер җирләргә су басулар белән фаҗигале давыллар да үтеп керер, дип шикләнелә.

Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев фикеренчә, бу турыда әйтергә әле иртәрәк.

– Без температура рекордлары дәверендә яшибез. Соңгы айлар турында сөйләгәндә, бөтен Җир шарын күзаллап әйткәндә, рекордлы җылылык күзәтелде. Ә безнең территориягә килсәк, салкын, ягъни климат нормасыннан түбәнрәк булды. Шул рәвешле җир йөзендәге температура рекордлары бөтен җирдә дә күзәтелми. Галимнәрнең фаразлары бәлки безнең территориягә туры да килмәс. Төгәлрәк без аны 23 мартта – Метеорологлар көнендә белә алабыз, ул көнне вегетация чоры – яздан октябрь аенача булган фаразлар яңартыла. Әлегә аны әйтү иртәрәк тә, авыррак та, – диде белгеч.

Ул шулай ук ил территориясенең дә зур булуын һәм төрле төбәктә температура төрлечә күзәтелүен әйтә. Шулай ук озак вакытка исәпләнгән фаразларның да гел туры килмәвен кисәтә. 

– Баштагы фаразларда март климат нормасына якын булачак диелгән иде. Хәзерге актуаль мәгълүматларга караганда, Себердә нормадан югарырак, бездә киресенчә түбәнрәк булыр дип фаразлана. Югыйсә бездә март башы аномаль җылы иде. 4 мартта температура рекорды куелды. (4 мартта Казанда 4 градус җылы булган. Аңа кадәр һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1995 елда теркәлгән һәм ул вакытта 3,9 градус тәшкил иткән. – Авт.), – ди Тимур Әүхәдиев.

Димәк, җәйнең ничек киләчәген март ахырында беләчәкбез. Тик, әңгәмәдәшем әйтүенчә, ул фаразлар да һәр ай төзәтелеп торачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading