16+

«Россия 10»га тавыш бирү шарты үзгәргән

Финалда катнашкан объектлар өчен тавыш бирү 1 сентябрьдән башланырга тиеш булса да, ул, мәгълүм сәбәпләр аркасында, 10 сентябрьгә кичектерелгән иде. Һәм шул көнне сәгать 12.00дән үзенә ошаган объект өчен халык янәдән тавыш бирә башлады.

«Россия 10»га тавыш бирү шарты үзгәргән

Финалда катнашкан объектлар өчен тавыш бирү 1 сентябрьдән башланырга тиеш булса да, ул, мәгълүм сәбәпләр аркасында, 10 сентябрьгә кичектерелгән иде. Һәм шул көнне сәгать 12.00дән үзенә ошаган объект өчен халык янәдән тавыш бирә башлады.

Бу этапта тавыш бирү 6 октябрь сәгать 12.00гә кадәр дәвам иттерелә. Интернет-тавыш бирү барышында хакерлар һөҗүмнәре, SMS тавыш җыю системасында техник өзеклекләр булу сәбәпле, SMS-тавыш бирүдә чикләү-лимит кертелә: берьюлы 5 (1 түгел!) объект өчен 1 генә телефон номерыннан, пробел калдырып, объект номерларын язып, 1880 номерына бер SMS җибәрергә кирәк.
SMS бәясе төрле элемтә операторында төрлечә булса да, салымны да кертеп, күп дигәндә - 3 сум 54 тиен. Шул рәвешле, соңгы ярышта тавыш бирү финалга чыккан 30 объект арасында барачак, анда иң күп тавыш җыйган Әхмәт Кадыйров исемендәге «Чечня йөрәге» мәчете белән Коломна Кремле алдан ук «унлыкта» дип танылды, ягъни алар инде Россия символлары булып санала. Әмма «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева «Татар-информ» МАга биргән әңгәмәсендә «Россия 10» проектындагы тавыш бирү нәтиҗәләрен шик астына куюын белдергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading