16+

Россия бюджетына 1 трлн 100 млрд сум акча каян килгән?

23 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин үзенең XII матбугат конференциясен уздырды. Алдан ук билгеле булганча, Президент белән очрашуга 1,5 меңгә якын журналист теркәлгән иде. Бу юлы ул 47 хәбәрченең соравына 3 сәгать тә 50 минут дәвамында җавап бирде. Анда кузгатылган иң кызыклы сорау һәм җавапларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Россия бюджетына 1 трлн 100 млрд сум акча каян килгән?

23 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин үзенең XII матбугат конференциясен уздырды. Алдан ук билгеле булганча, Президент белән очрашуга 1,5 меңгә якын журналист теркәлгән иде. Бу юлы ул 47 хәбәрченең соравына 3 сәгать тә 50 минут дәвамында җавап бирде. Анда кузгатылган иң кызыклы сорау һәм җавапларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Халыкның реаль керемнәре кимеде»

Президент сүзләренчә, тулаем эчке продукт машина төзелеше, җиңел һәм химия сәнәгате, авыл хуҗалыгы үсеше хисабына үсә. «Үсеш яхшы һәм моны сакларга кирәк», - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, бюджет дефициты узган ел 2,6 процент иде. Быел ул югарырак булачак. Шул ук вакытта тышкы сәүдә - 70 млрд доллардан югарырак. Моннан кала, Президент әйтүенчә, 2016 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кимендә 4 процентка үсәчәк. «Авыл хуҗалыгы буенча үсеш җитди булачак, узган ел 2,6 процент иде, быел 3,2 процент планлаштырдык. Хәзерге вакытка ул 4,1 процентны тәшкил итә, ел нәтиҗәләре буенча 4 проценттан да ким булмаячак», - диде Владимир Путин.

Халыкның реаль керемнәре кимеде, дисә дә, соңгы вакытта икътисадның реаль секторындагы хезмәт хаклары артуы өмет уята, диде.

«Татарстан - алдынгылар рәтендә»

Матбугат конференциясе вакытында Татарстан Республикасының банк секторындагы вазгыять турында да сүз кузгатылды.
- Әлеге республика икътисади үсеш һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча Россия субъектлары арасында алдынгылар рәтендә тора. Алар Россия Үзәк Банкы белән бергәләп вкладчыларны, шул исәптән юридик затларны да яклау юлларын эзли, - диде ул «Татфондбанк» белән бәйле вазгыять турында.

Татарстанның Банк секторындагы вазгыятькә бәя биргән вакытта Путин зур булмаган төбәк банкларын саклап калу тәкъдиме турында да искәртте. Аның фикеренчә, илгә төбәк банкларының кечкенә челтәре кирәк, аларга таләпләрне киметеп булыр иде. Шул рәвешле, алар клиентлары белән эшләүне җайлый алыр­лар иде.
Моннан тыш, Путин Үзәк Банкның финанс системасын сәламәтләндерү юнәлешендә үткәргән чараларын эксперт дәрәҗәсендә Россиядә дә, халыкара дәрәҗәдә дә барысы да хуплый, дип билгеләп үтте.
Путин шулай ук, бөтен тө­бәк­ләргә дә тиешле ярдәм күрсәтелә, дип билгеләп үтте.

- Хөкүмәт бөтен төбәкләргә дә ярдәм итә. Донор-төбәкләргә, әлеге сыйфатларын югалтмас өчен, барлык шартларны да тудырырга тырышабыз. Төбәкләрнең бурычлары мәсьәләсенә килгәндә, әйе, бу - җитди мәсьәлә. Хөкүмәт кагыйдәләре буенча, бурыч төбәкнең үз кеременең 50 процентыннан артмаска тиеш. Биш төбәк әлеге кагыйдәне бозды һәм аларга нык­лы ярдәм кирәк, - диде ул. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның бурычы - 94,8 млрд сум.

Россия бюджетына 1 трлн 100 млрд сум акча каян килгән?

Россия Президенты Владимир Путин, дәүләт компанияләренең өлешен сату ил икътисады структурасын яхшырту һәм компания идарәсенең сыйфатын күтәрү өчен мөһим иде, дип белдерде.

- Безнең дәүләт предприятиеләре пакетының бер өлешен сатуыбыз бюджет чыгымнарының ниндидер аерым юнәлешләренә акча юклыктан түгел. Без моны берничә максаттан эшлибез. Бу икътисад структурасын яхшырта, яңа милекчеләр китерә: Glencore трейдерлык компаниясе һәм Катар дәүләт фонды компания белән идарә итүнең сыйфатын күтәрәчәк, - дип ачыклык кертте Президент.
Акча мәсьәләсенә килгәндә, килешүләр буенча түләүләр тулы күләмендә башкарылды, диде.

- Акча Россия бюджетына тулы күләмдә күчерелде. «Башнефть» өчен «Роснефть» үзе 300 млрд сумнан артык түләде, ә чит илләр­дәгеләр үз өлешен күчерде - ­анысы 700 млрд сумнан артык. Ту­лаем алганда, ­бюджет «Башнефть»не сатудан һәм ­«Рос­­нефть»тән 19,5 процент - барысы 1 трлн 100 млрд сум чамасы акча алды, - дип нәтиҗә чыгарды Владимир Путин.

«Бу - Россиягә һөҗүм иде»

Узган ел Президент уздырган матбугат конференциясендә кузгатылган төп темаларның берсе - Төркия белән мөнәсәбәтләр иде. Быел да, чит ил матбугат чаралары фаразлаганча, Андрей Карловның үтерелүе белән бәйле мәсьәләгә аерым урын бирелде. Һичшиксез, Андрей Карловның үтерелүе Россия - Төркия мөнәсәбәтләренә һөҗүм итү, әмма бу ике арадагы үсешкә комачауламаячак, дип фикерен белдерде бу хәлләргә Президент.
Ә менә Россиянең иң зур партнеры дип ул Кытайны атады.
- Безнең мөнәсәбәтләр энергетика, инфраструктура проектлары буенча бик яхшы. Халыкара мәсьәләләр буенча бик күп сорау­ларга да карашларыбыз охшаш, - диде ул.

«Россия армиясе АКШныкыннан көчлерәк»

Россия армиясе АКШныкыннан көчлерәк, дип белдерде Президент Путин.
- АКШ армиясенең иң куәтле көч булуы турында беркем дә бәхәсләшми. Шулай да, мин әйткән идем һәм тагын кабатлый алам: Россия - ихтимал булган агрессорга каршы дөньяда иң көчлесе, - дип җавап бирде ­Россия Президенты, чит ил журналистының Россия һәм АКШ армияләренә бәяләмә биреп.
Россиянең көчле булуының берничә сәбәбе бар: бу илнең тарихы да, географиясе дә һәм, иң мөһиме, Россия җәмгыятенең эчке халәте дә, дип билгеләп үтте аннары Ил башлыгы.
- Монда Россия армиясен һәм атом-төш триадасын модернизацияләү дә үз ролен уйнады. Без Россиянең ракета-атом-төш куәтен ныгыту буенча зур эш башкардык, - диде Владимир Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading