16+

Россия матбугаты мөселман кинофестиваленә ник битараф? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

XII Халыкара Казан мөселман кинофестиваленең ачылу тантанасында елдагыча кызыл келәмнән кино сәнгатенә өлеш керткән шәхесләр белән бергә килгән кунаклар узды.

Россия матбугаты мөселман кинофестиваленә ник битараф? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

XII Халыкара Казан мөселман кинофестиваленең ачылу тантанасында елдагыча кызыл келәмнән кино сәнгатенә өлеш керткән шәхесләр белән бергә килгән кунаклар узды.

"Пирамида" күңел ачу үзәгендә Премьер - министр Илдар Халиков оештыручыларга Президент һәм үз исеменнән рәхмәтен җиткерде. Катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның сәламен дә ирештерде.

Россия мөфтиләр берлеге рәисе, мөселманнарның диния идарәсе рәисе Равил Гайнетдин әлеге фестивальнең үткәрелә башлаган елларын искә алды һәм аның өчен беренче Президент Минтимер Шәймиевкә рәхмәтле булуын әйтте. Ул әлеге чараның "Мәдәниятләр аралашуы аша - аралашу мәдәниятенә" дигән лозунг астында узуын ассызыклады. Ул дуслык кыйммәтләре, милләтара дуслык турында да искә алды. Татарстан җирендә уза торган чарага Россия матбугат чараларының битараф булуын белдерде ул.



Танылган кино актерлары Россиянең халык артистлары Людмила Хитяева, Юрий Назаров, Россиянең атказанган артисты Людмила Мальцева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов үзләренең сәламнәрен шигырь юллары һәм җыр аша җиткерделәр. Тантананы Санкт-Петербургтан килгән киноартист Полина Толстун белән Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин алып барды.



Быелгы фестивалдә 703 фильм арасыннан 60 ы сайлап алынды. "Тулы метражлы уен фильм"ына Россиядән бер генә эш кабул ителгән. Ул Якутиядән - "Дьесегой алласы" дигән фильм. Татарстан режиссерларының эшен "Тулы метражлы уен" һәм "Кыска метражлы уен" номинацияләрендә күрергә мөмкин. "Тулы метражлы уен фильмнары" арасында "Иң яхшы фильм", "Иң яхшы режиссер эше", "Иң яхшы сценарий", "Иң яхшы хатын кыз һәм ир - ат рольләре" номинацияләре сайланачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading