16+

Россия Украинаны банкротлыктан коткарды

17 декабрь көнне Россия һәм Украина Президентларының күптән көтелгән эшлекле очрашуы узды. Путин белән Янукович Украина өчен газ бәясен очсызландыру килешүенә кул куйдылар. Аның буенча, украиналылар киләсе 5 ел эчендә Россия газыннан бер ярым тапкырга арзанрак бәядән файдаланачак: газның мең кубометрының бәһасе 410 доллардан 268,5 долларга төште. Аннан тыш, Россия...

Россиядән реаль ярдәм һәм ташламалар, ә Европадан томанлы вәгъдәләр генә алуларына карамастан, Украина оппозициясе һаман да евроинтеграция яклы. Каршылык партияләре лидерларының берсе Олег Тягнибок Януковичның Путин белән килешүгә баруын Украинаны Мәскәүгә ломбардка бирүе дип саный. Икенче оппозиционер - Арсений Яценюк бушлай сырның капкында гына булуын, Украина Россиягә алмашка нәрсә белән булса да түләргә тиеш булачагын белдерә. Виталий Кличко исә, Януковичны сәяси рингка чакырып, чираттан тыш сайлаулар үткәреп, Украина башлыгы кәнәфиен яуларга җыена. Әлеге сәяси идеясе хакына ул инде профессиональ спорттан да баш тарткан.
Украинаның хакимияттәге партиясе генә әлеге килешүнең Украинаны банкротлыктан коткарганын аңлый. Россия тарафыннан күләмле кертемнәр һәм газ ташламасы бирелмәгән булса, Украина дәүләт бюджетын да кабул итә алмаган булыр иде, ди Украинаның Премьер-министры Николай Азаров. Оппозиция генә никтер һаман да, сукыр тычкандай, Европага ашкынуын дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading