16+

«Россиянең иң яхшы янгын сүндерүчесе» Илгизәр Җәләлетдинов: «Безнең һөнәрдә аз гына батырлык һәм кешеләргә битараф булмау кирәк»

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Ир-ат батырлыгы» бөтенроссия фестивале нәтиҗәләре буенча, Казаннан Илгизәр Җәләлетдинов «Россиянең иң яхшы янгын сүндерүчесе» дип табылган. Илгизәр абый шәһәрдәге 76нчы янгын сүндерү-коткару бүлегенең 5нче отрядында эшли.

«Россиянең иң яхшы янгын сүндерүчесе» Илгизәр Җәләлетдинов: «Безнең һөнәрдә аз гына батырлык һәм кешеләргә битараф булмау кирәк»

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Ир-ат батырлыгы» бөтенроссия фестивале нәтиҗәләре буенча, Казаннан Илгизәр Җәләлетдинов «Россиянең иң яхшы янгын сүндерүчесе» дип табылган. Илгизәр абый шәһәрдәге 76нчы янгын сүндерү-коткару бүлегенең 5нче отрядында эшли.

Бу аның беренче генә җиңүе түгел икән, 2013 елда Илгизәр абый әлеге титулны бер алган булган. Һөнәр осталыгын күрсәтү буенча башка диплом, грамоталары да җитәрлек. Шулай да Илгизәр абый үзе турында сөйләргә яратмый. Тыйнак әңгәмәдәшче булып чыкты. Ә үрнәк алырлык сыйфатлары җитәрлек. 52 яшендә булса да, 50 тапкыр бер авырлыксыз турникта күтәрелә ала. Физик әзерлеген, янгын сүндерү буенча белемнәрен күреп, бәйгедә жюри әгъзалары да сокланган аңа.



- Минем өчен иң мөһиме - авыр хәлгә юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтү, безнең һөнәрдә аз гына батырлык һәм кешеләргә битараф булмау кирәк, - ди ул.
Илгизәр абый бу өлкәгә очраклы рәвештә килә. Кечкенәдән радио төзәтүче булырга хыяллана ул. Шуңа, мәктәпне тәмамлагач та, Казан авиация институтына радиоинженерлар факультетына укырга керә. Хәрби хезмәттән кайткач, телерадиоаппаратура төзәтүче булып эшли. Тик 1990 елларда остаханәләр бер-бер артлы ябыла башлагач, бу белгечлеккә ихтыяҗ юклыгын тоеп, үзен янгын сүндерү өлкәсендә сынап карарга уйлый. Янгын сүндерүче булып эшләгәндә дә аны еш кына хезмәттәшләре телевизор, магнитофон, радио төзәтергә чакыра торган булалар.
Коллективта Илгизәр Җәләлетдинов хөрмәтле кеше. Аннан үрнәк алалар, киңәш сорыйлар.
- Безнең эштә һәрвакытта да игътибарлы булырга кирәк. Тизлек сорала. Барысы да автоматизм дәрәҗәсенә җиткерелгән булырга тиеш. Моның өчен көндәлек күнекмәләр ясау мөһим. Күнекмәләр вакытында мин үземне янгындагы кебек дип хис итәм, бары ут кына юк, - ди Илгизәр абый.



Әңгәмәдәшемә катлаулы янгыннарда да булырга туры килә. Хәзер дә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры бинасы янганны хәтерли ул. Тире эшкәртү фабрикасындагы күңелсез хәл дә исендә. Ул янгында барлык дүрт катта да ялкын бер мизгелдә кабына. Әйтерсең лә бензин сипкәннәр. Шул чакта күп янгын сүндерүчеләр җәрәхәтләнә, аякларын пешерә. Илгизәр абыйны да хезмәттәшләре чак коткарып калалар. Мондый очраклар белән еш очрашырга туры килә янгын сүндерүчеләргә. Илгизәр абый өчен исәнлек сорап, өйдә көтеп торган хатыны Гөлфинә апа да зур таяныч. Җәләлетдиновларның ике уллары да әтисе юлын сайлаганнар, «01» хезмәтендә эшлиләр.



Буш вакытында Илгизәр абый балык тотарга йөри, спорт белән шөгыльләнә. Һәм, әлбәттә инде, балачак хыялына бирелеп, кабат радиолары белән мәш килә икән. Үзе җыйган радиосы аша кыска дулкында эфирга чыгып, дөнья буйлап таралган дуслары белән аралаша. «Радио булганда, интернет, социаль челтәрләр бер якта торсын», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading