16+

Рөстәм Миңнеханов Евразия шейперлары очрашуында: «Уен уйнарга вакыт юк, эш күп!»

Бүген Казан IT-паркында Евразия шейперлары очрашуы дәвамы булды.

Рөстәм Миңнеханов Евразия шейперлары очрашуында: «Уен уйнарга вакыт юк, эш күп!»

Бүген Казан IT-паркында Евразия шейперлары очрашуы дәвамы булды.

"Лидер белән очрашу" форматында барган әңгәмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Очрашу барышында "Зур белешмәләрдә инновацияләр", "Киләчәк һөнәрләре" һәм "Тоташ мобиль икътисад" темаларына фикер алышу булды.

Татарстан - чемпион
- Безгә икенче тапкыр килүегез куандыра. Безнең Давосс икътисади форумы белән элемтәләребез нык. Мин профессор Швабка, сәяси кыенлыкларга карамастан, илебезгә һәм республикабызга булган җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтле. Давосс икътисади форумының яшьләргә таянып эш итүе сөендерә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Бөтендөнья икътисади форумының дүртенче технологияләр революциясен тәнкыйтьләвенә дә тукталып китте. "Миңа республика үсеше өчен перспектив юнәлеш турында сезнең фикерегезне ишетү мөһим", - диде республика лидеры яшьләргә карап.

"Зур белешмәләрдә инновацияләр" дигән темага IT-парк директоры Антон Грачев чыгыш ясады. Ул соңгы ике елда мәгълүматның 9 тапкыр артуын әйтеп узды. Норвегиядән килгән шейпер Президенттан республикада бу өлкәдә нинди эш алып барылуы хакында сорады.

- IT-технологияләр Республикада мәгариф, медицина, торак-коммуналь хезмәтендә кулланыла. Мәгълүмати технологияләр хакимият эшендә дә актив кереп уршанты. Замана технологияләре ярдәмендә хакимият органнарының эше дә үзгәрә, сыйфаты арта. Республиканың барлык районнары белән видео-элемтә аша аралашабыз. "Электрон хакимият", "Халык контроле" порталлары эшли, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу өчен Татарстан да юкка гына сайлап алынмаган. Республика халкының 94 проценты 3G интернетын куллана.
- Электрон дәүләт хезмәте, электрон сәламәтлек саклау мөхите югары дәрәҗәдә эшли. Бу яктан регионнар арасында сез - чемпион. Нефть бәйлелегеннән котылдыгыз. Эшкәртелмәгән кара алтын әйләнеше 60тан 30 процентка кимеде, - диде Бөтендөнья икътисади форумының Евразия регионы буенча директоры Анастасия Калинкина.

«Уен уйнарга вакыт юк, эш күп!»
"Киләчәк һөнәре" темасына булган презентация дә шейперлар арасында зур кызыксыну уятты. Дүртенче мобиль революция шундый зур темплар белән бара, хәзерге белем бирү системасы аның артыннан өлгермиячәк, ди шейперлар. Президент моңа каршы үз фикерен белдерде.

- Балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр белем бирү чылбыры бербөтен һәм өзлексез булырга тиеш. Әле берничә ел элек кенә бакчалар әти-әниләре эштә булганда сабыйларга күз-колак булып торучы гына иде. Хәзер ул белем бирүнең мөһим бер тармагы. Республикада балалар технопарклары бар, күп кенә бакчаларда махсус дәресләр бирәләр. Урта һөнәри белем тармагы да зур үзгәрешләр кичерә. Без дөньяның иң яхшы уку программаларыннан өйрәнәбез. Бигрәк тә сингапур тәҗрибәсе кызыклы. Һөнәри белем бирүдә зур авырлыклар кичердек. Бүген республикада заманча ресурс үзәкләре ачыла. Бу Россиягә 2019 елда, WorldSkills ярышлары кабул итәргә ярдәм итәчәк. Югары уку йортларында теорияне практика белән бергә алып бару мөмкинлеге үсте. Хәзер алар оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора, - диде Рөстә Миңнеханов.

Президент яшьләр белән бер сәгать чамасы аралашты. Шул вакыт эчендә шейперлар аны Google оешмасының "электрон сәркатибе" белән таныштырды. Яшьләр кәрәзле телефоннан уеннар да тәкъдим итеп караган иде, Президент баш тартты.
- Уен уйнарга вакыт юк, эш күп, - диде ул.
Белешмә өчен:
Казанда Евразия шейперлары очрашуы 28-30 августа үтә. Форум дөньяның 30 иленнән йөзгә якын яшьләрне җыйды. Алар - иң уңышлы эшмәкәрләр, иҗтимагый, сәяси лидерлар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре. Форумда шулай ук мобиль бәйлелек, экология мәсьәләләре кебек актуаль темаларга фикер алыштылар. Нәтиҗәдә, проблемаларны яктырткан юл картасы булдырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading