16+

Рөстәм Миңнеханов искегә «ямаулык салып» азапланганчы, яңаны төзергә кирәк, дип сөендергән

Проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча күчерелгән.

Рөстәм Миңнеханов искегә «ямаулык салып» азапланганчы, яңаны төзергә кирәк, дип сөендергән

Проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча күчерелгән.

Казан зооботаника бакчасы нык искергән иде. Башкала мэры Илсур Метшин «эш­лекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәтергә алып сөйләгәнчә, төзекләндерүгә акча сорап кергәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, искегә «ямаулык салып» азапланганчы, яңаны төзергә кирәк, дип сөендергән.

- Һади Такташ урамында 23,7 гектар мәйданда төзелеш бара. Зоопаркның яңа өлеше «Замбизи елгасы» дип аталачак, ул Африканың җәнлекләр дөньясын хәтерләтәчәк. Егерме сигез төрдәге 174 җәнлек кайтартылачак, - дип сөйләде «Казан зооботаника бакчасы» муниципаль учреждениесе директоры Фәнис Нурмөхәммәтов. - Казан зоопаркы Россиядә иң ях­шысы булачак, Мәскәү зоопаркы дәрәҗәсенә тиңләшә­чәк.
Ләкин җәнлекләр сатып алу өчен 4 миллион евро акча кирәк, бу чыгымнар бюджетта каралмаган.

- «Зоопарк дусты» дигән проект башладык. Чит илләрдә дә «краудфандинг», ягъни зоопаркларга хәйриячелек үрнәкләре гамәлдә. Башкаладагы кайбер эре предприятиеләр җәнлекләр кайтартырга булышачакларын инде белдерә башладылар. Кешеләр, әгәр документлары булса, өйләрендәге экзотик җәнлекләрен зоопарк­ка тапшыра алалар, - диде Фәнис Нурмөхәммәтов. - Зоопаркның иске өлеше дә яңартылачак, анысына ­Россия территориясендә яшәүче җәнлекләр урнашачак. «Авыл ишегалды» бүлеге булачак, анда йөргән терлекләрне тотып карарга рөхсәт ителәчәк.

Бу фикерне мэр Илсур Метшин бик хуплады.
- Балалар җәнлекләрне ихластан яраталар. Минем улым да ун яшьлек чагыннан ике көннең берендә ипподромга йөгерә иде. Кечкенә атлар белән уйнарга. Берсендә кичке якта алырга барсам, малай юк. Карасам, ипподром буйлап, галәмәт зур атта чаптырып килмәсенме?! Котым очты, әмма хәзер әнә җайдак, - диде Илсур Метшин.

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов зоопарк­ка кайсы төрдәге җәнлекне бүләк итәчәген әле тәгаенләп бетермәгән. Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм ­Россия» фракциясе әгъзасы Александр Сидякин да бер җәнлек бирәчәгенә ышандыр­ган. Казан мэры Илсур Метшин инде билгеләп куйган, ул зебра гаиләсе бүләк итәчәк. Илсур Метшин казанлыларны «Зоопаркның дусты» башлангычына кушылыр­га чакырды. Яңа зоопарк­та төзелеш эшләренең кайчан тәмамланачагы тәгаенләнмәгән. «Төзелеш кайный әле», - диде Фәнис Нурмөхәммәтов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading