- Бу станок турында беренче тапкыр безнең эрага кадәр 400 ел элек телгә алынган. Әлеге станок миңа бабамнан мирас булып калды. Эшләргә берәү дә өйрәтмәде, барысын да үзем торгыздым. Бу станок инде өч ел эшли. Электр станогында, тизрәк эшләнсә дә, күңел шушыңа тарта, моның ниндидер җылысы бар, - ди һөнәрче.- Үземне белгәннән бирле ни дә булса эшлим. Нәрсә күрсәм дә, шуны итекче пычагы белән юна торган идем. Шуны бабай күрде дә, дөрес итеп пычак тотарга өйрәтте. Кан үзенекен итә. Бабай мич чыгарган, мин дә тартылам бу эшкә, ул атлар яраткан, мин дә яратам. Ә "Каравон"га биш, алты ел рәттән киләм инде. Бу - Татарстанның табышы.
Ә менә шарманкасын уйнатып, халыкның күңелен күреп торган композитор, автор-башкаручы Дмитрий Бикчәнтәев үзен хәерче дип таныштырды. Алдына куйган кәләпүшенә үткән-сүткән акча да салгалады. Аңа карап кына баемады, әлбәттә, музыкант. Әлеге шарманканы Америкадан алып кайтуына биш-алты ел икән.
Бәйрәм зур сәхнәдә фестивальнең, авылның тарихы белән бәйле тамашадан башланып китте.
- "Каравон" җитди брендка әверелде. Аны инде республикада гына түгел, Россиядә дә беләләр. Әлбәттә, бу бик халыкчан бәйрәм. Биредә безнең тарихыбыз, безнең гореф-гадәтләребез. Мөселман йолаларымы ул, православиенекеме - без тарихка, йолаларыбызга бик сак карыйбыз. Кичә Болгарда зур бәйрәм - Изге Болгар җыены булды, бүген бөтенебез бер булып "Каравон" ны билгеләп узабыз. Бу безне берләштерә, бер-беребезгә якынайта. Әлеге фольклор бәйрәме республиканың мөһим казанышларының берсенә әверелде, - диде Президент ачылыш тантанасында.
Комментарийлар