16+

«Сагыналар инде, кайтасылары килә. Өйдә якыннары көтә бит»

Республикабызның һәр районында диярлек волонтерлык оешмалары бар.

«Сагыналар инде, кайтасылары килә. Өйдә якыннары көтә бит»

Республикабызның һәр районында диярлек волонтерлык оешмалары бар.

Илебезгә авыр вакытта барыбыз бергә бер теләк астында эшлибез, уйлыйбыз. Һәркайсыбыз тизрәк тыныч тормыш урнашсын өчен дога кыла, төрлечә ярдәм итә. Чөнки махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан  җылы хәбәр көтә. Бу төрле күчтәнәч, тәм-томнар гына түгел, ә медицина кирәк-яраклары да, җылы хатлар да. 

Яшел Үзән
Әле күптән түгел генә Яшел Үзәннән махсус хәрби операция зонасына 8 млн сумлык 25 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Лисичанск һәм Рубежное ягына төзелеш материаллары, азык-төлек, кием, мичләр китерелгән.

- Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итү - өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 2023 елда без 120 тонналык 24 гуманитар конвой җибәрдек. 2024 ел башыннан бу инде икенчесе, - ди Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев.

Шул ук вакытта сугышчыларга шәхси посылкалар, мәктәп укучыларыннан җылы хатлары җибәрелә. Бу эштә «Сугышчан туганлык» бүлекчәсе вәкилләре, яшь армиячеләр катнаша.

Олы Яке мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән окоп шәмнәре ясау дәвам итә.

– Авылдашларыбыз ярдәме белән 42 кг парафин алган идек, Вәлиев Рөстәм абый үз исеменнән тагын 10 кг парафин алып килде. Булышырга килгән кызларыбыз да бик тырышып эшлиләр: кемдер картон кисә, паравин вата, эретә, тутыра. Барчасының да кулдан килгән кадәр ярдәм итәсе килә. Барлак авылдашларга, әлеге эштән читтә калмый ярдәм кулы сузучыларга зур рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җыеп озатты.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга дип авылдашлар тарафыннан җыелган һәм әзерләнгән барлык әйберләрне дә Яшел Үзәндәге «Боевое братство» җәмгыятенә илтеп тапшырдык. Алар инде, үз чиратында, тиешле урынга илтә, - ди җирлек башлыгы Фәнис Михәтуллин. 
– 19 авылдашыбыз хәрби операциядә катнаша. Сеңлемнең дә ике улы фронтта, барысы өчен дә йөрәк әрни, – ди Норлат авылы активисткасы Роза Ягудина. – Авыл халкы белән бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез  ихтыяҗлары өчен 13 төр эшләнмә ясыйбыз. Бу-окоп шәмнәре, плащ-палаткалар, маскировка челтәрләре, яу кырында яраланган егетләрне алып чыгу өчен носилкалар һәм башка күп нәрсәләр. 
Волонтерлар штабы 2022 елның октябрендә эшли башлаган, бу вакыт эчендә егетләребезгә  ярдәм итү йөзеннән җыелган төрле кирәк-яраклар төялгән 2 йөк машинасы җибәрелгән, шул исәптән өйдән килгән исемле посылкалар бар.
Гыйнвар аенда гына Яшел Үзәннең  Нурлат авылында урнашкан “Өмет" волонтерлык оешмасында  район башлыгы Михаил Афанасьев та булган. 
–"Сугышчан туганлык"ның Яшел Үзән штабына гуманитар йөк җибәрү өчен өстәмә рәвештә шимбә көнне дә эшләдек. "Халык фронты"ның хөрмәтле волонтерларына, битараф булмаган авыл халкына зур рәхмәтемне белдерәм, - ди Роза ханым.

Әлки
Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Рөстәм абый Шәйхетдинов Донецк һәм Луганск якларына 20 тапкыр барып кайткан. Беренче гуманитар ярдәмне 2022 елның ноябрь аенда  Мәскәүнең госпиталенә илтә, биредә дәваланучы хәрби егетләр аңа үзләре үк чыккан булган. Икенче юлы ЭКСПОда өйрәнүләр узган әлкилеләр янына. Аннан соң мобилизациягә эләккән егетләрне Ростов на Дону шәһәренә күчерәләр, Рөстәм абый шул якларга юл тота. 
– Кеше һаман: «Аларга ярдәм барып җитми», – дип сөйли бит, – ди волонтер үзе. – Сугышчан-интернационалистлар һәм “кайнар нокталарда” катнашкан ветераннар җыелып ярдәм җыйдык, мин шәхси машинам белән Луганскига юл тоттым. Үзебезнең район егетләре хезмәт иткән бөтен җиргә дә бардык, күрдек, исемле посылкаларын тапшырып, аларны куандырып, үзебез дә куанып кайттык. Сүз уңаеннан, махсус хәрби операциядә 83 Әлки егете хезмәт итә, кызганыч, 13 батырыбыз яу кырында батырларча һәлак булды. Аларның гаиләләрен дә онытмыйбыз, һәрчак элемтәдә. 

Рөстәм Шәйхетдинов район мәдәният йорты директоры, бинадагы бер бүлмәдә әлкилеләр китергән әйберләрне туплап, җыеп бара. 
– Бик күп тушенкалар, ризыклар, термокиемнәр, бензин, кул пычкылары, мичләр кирәк иде. Авыллардан әби-апаларыбыз йон оекбашлар бәйләп җибәрде. Әти-әниләре дә исемле посылкалар әзерләде. Мәктәп балалары рәсемнәр ясап, хатлар яза, аларга бик куана егетләр. Кат-кат укыйбыз, диләр, – дип сөйләп китте Рөстәм абый. 

 "Ак Барс холдинг" генераль директоры Иван Егоров, Хузангай хуҗалыгы директоры Евгений Чугунов, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, Себердә яшәүче якташыбыз Рамил Исмәгыйлев, Казанда гомер итүче Рамил Фәхретдиновка рәхмәтләрен белдерә Әлки волонтеры. Алар бик тыйнак, үзләренең ничаклы ярдәм күрсәткәнен беркайда да сөйләмәячәкләр. Яу кырында гына түгел, тылда да батырлык күрсәтә егетләребез, ди Рөстәм абый. 

– Иван Михайлович Егоров “Газель” алып бирде. Шул машина белән йөрибез. Урынбасарым Динар исемле егет белән алмашынып йөрибез. Әлки егетләренең бөтенесендә диярлек минем телефон номерым бар, ни кирәк, шунда ук шалтыраталар. Сагыналар инде, кайтасылары килә. Өйдә якыннары көтә бит, – дип сөйли ветеран. 

Рөстәм абый үзе дә кайнар ноктада хезмәт иткән кеше. 1980 елның көзендә китә ул хезмәткә. Күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашып, якын дусларын, иптәшләрен югалтып, әмма үзе исән-имин әйләнеп кайта ул армиядән. 

– Әфган җире минем хәтеремдә, аңымда мәңгелек һәм бик зур урын алып тора, – ди волонтер. – Хәтта сагыну хисенә дә урын бар күңелемдә. Шуңа махсус хәрби операция зонасына баруым да андагы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән. Ату тавышларына күп кеше күнегә алмый бит. Хәзер барыбер дә сугыш икенчерәк. Бүгенге сугыш 90 процент артиллерия белән генә бара. Калганы – артиллериядән соң зачистка. Егетләребезнең барысы да диярлек снаряд, мина кыйпылчыкларыннан яраланган. "Баба яга" дигәннәре хәтәр, аңа каршы тепловизор гына эш итә ала. 

Курыкмыйча, иң хәтәр урыннарын үтеп, егетләребез сораган әйберләрне кулларына тапшырганнары өчен зур рәхмәт изге күңеллеләргә! Бердәм булганда гына каршылыкларны җиңеп була.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading