16+

Сакчыл кешеләргә тарифлар үсеше артык куркыныч булмас

Россиянең барлык төбәкләрендә 2024 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен планлы индексация ясалган, ягъни үзгәрешләр кертелгән тарифлар гамәлгә куела.

Сакчыл кешеләргә тарифлар үсеше артык куркыныч булмас

Россиянең барлык төбәкләрендә 2024 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен планлы индексация ясалган, ягъни үзгәрешләр кертелгән тарифлар гамәлгә куела.

2023 елда Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча тарифларга үзгәреш кертелмәде.

Кайбер районнарның “үзенең тарифы”
 —Тарифлар 1,5 ел үзгәрешсез торды. Федераль канун таләп иткәнчә, 2024 ел өчен тарифларны быелның 20 декабренә кадәр расларга тиешбез. Тарифларның үсеше энергия чыганакларына һәм чималларга бәяләр арту, федераль программалар кысаларында коммуналь тармакта төзелгән яңа корылмаларга хезмәт күрсәтү чыгымнарын каплау сәбәпләренә бәйле, - диде Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, республикада гражданнардан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыруның югаргы чиге уртача 10,8 процент күләмендә билгеләнгән. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә тарифларда кулланылырга мөмкин тайпылышларның рөхсәт ителгән максималь чиге - 4,9 процент. Димәк, тәгаен коммуналь хезмәткә тариф кайбер муниципаль берәмлекләрдә, шул 4,9 процент кысаларында, беркадәр югарырак яки беркадәр түбәнрәк булырга мөмкин. 

Коммуналь тармакка – сөенеч
 —Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт хакларын районнардагы уртача күрсәткечкә җиткерү бурычы куйды. Мәсәлән, Нурлат районында уртача хезмәт хакы 45 мең сум, ә коммуналь тармактагыларныкы 30 мең сумнан да азрак. Министрлык тарафыннан да коммуналь тармак эшчеләренең хезмәт хакларын күтәрү мәсьәләсе өйрәнелә, - диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Кышның гыйнвар һәм февраль айларында коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең гадәттәгедән күбрәк булачагын искәртте ул. Салкын көннәрдә энергия чыганаклары күбрәк тотылачак, чөнки. 

—Күп фатирлы йортлар белән газ оешмасы арасында килешүләр бар. Кешеләргә газ оешмасы белән аерым килешүне яңарту мәсьәләсендә борчыларга һәм кабаланырга кирәкми. Килешүне ел дәвамында да яңартырга була, - диде Алексей Фролов.
 
Социаль яклау үз көчендә
Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева республикада торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә социаль яклауның барлык тупланмасы сакланачагын әйтте. 

Ташламалар каралган категорияләр: Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, хезмәт ветераннары, репрессиягә эләгеп акланган гражданнар, күп балалы гаиләләр, Маяк һәм Чернобыль аварияләрен бетерүдә катнашкан кешеләр.

—Татарстанда 356 мең кеше ташламалардан файдалана. 70 яшькә җиткән кеше “капиталь ремонт” өчен 50 процент кына түли, ә 80 яшькә җиткәннәр бу төр түләүдән азат. Йорт кишәрлеге чигенә кадәр газ торбасы сузу программасында катнашучы кешеләргә өйләренә газ җиһазлары урнаштырган өчен 100 мең сум субсидия бирелә, - диде Наталья Бутаева.

2024 елның 1 июленнән керәчәк тариф фаразы:
Электр 5,09 сум кВтч (НДС исәпләнелә) – бәя 41 тиенгә арта;
Шәһәрдә электр плитәсе белән җиһазландырылган йортларда яшәүчеләргә 4,10 сум кВтч (НДС исәпләнелә) – бәя 52 тиенгә арта;
Авыл халкына электр 3,57 сум кВтч (НДС исәпләнелә) – бәя 29 тиенгә арта.
Газ кубометрына 7,54 сум (НДС исәпләнелә) – бәя 76 тиенгә арта.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading