16+

Шәраб эчмәүчеләргә Төркиягә юллама арзанрак булмагае

Төркиядә «барысы да кертелгән» форматыннан баш тартырга җыеналар.

Шәраб эчмәүчеләргә Төркиягә юллама арзанрак булмагае

Төркиядә «барысы да кертелгән» форматыннан баш тартырга җыеналар.

Кайбер кунакханә хуҗалары, гади булмаган икътисади вазгыять аркасында, all inclusive тан гомумән баш тартырга тәкъдим итә. Әмма Урта диңгез отельерлары һәм туроператорлары ассоциациясе аны тулысынча гамәлдән чыгару ягында түгел, әлегә мондый форматтан алкогольне генә чыгарырга тәкъдим итәләр. Россия туриндустриясендә үзгәрешләр акрынлап һәм барлык кунакханәләрдә дә берьюлы кертелергә тиеш түгел, дип фаразлыйлар.

Килеп туган икътисади вазгыятьтә нәкъ менә алкоголь эчемлекләре кыйммәткә төшә, чөнки аларга акцизлар үскән. Алкогольсез “барысы да кертелгән” форматын куллану кунакханә хуҗаларына да, туристларга да отышлы булачак һәм "файдаланган өчен генә түләгез" концепциясен таратуның беренче адымы булачак. Төрек турбизнесы вәкилләре сүзләренчә, алкоголь кулланмаган кешеләр аз түгел. Алар “барысы да кертелгән” юлламаны сатып алганда, артыгын түлиләр, дип саныйлар.

Белгечләр әйтүенчә, яңа форматка ихтыяҗ юлламалар бәясенә бәйле булачак. Эчәргә яратмаган туристлар өчен юллама арзанракка төшәсе булса, мондый ялга ихтыяҗ барлыкка киләчәк, дип саный алар. Сүз уңаеннан: инде "алкогольсез" формат бар, ул гадәттәгеләреннән 7-10 процентка арзанрак. 

–    “Барысы да кертелгән” форматын бетерү идеясе бүген генә барлыкка килмәде, отельерлар аның турында күптән сөйли, – ди Туризм буенча эксперт, «Слетать.Ру» броньлау үзәге партнеры һәм Татарстанда «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы кунакчыллык илчесе Ләйлә Умарова. – Хәзер аның җиңеләйтелгән вариациясе бар. Бу концепциягә алкоголь эчемлекләре кертелмәгән һәм ул Гарәп Әмирлекләрендә популяр. Шул ук вакытта аңа карап кына туристларның саны кимеми. 

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, әлеге формат отельерлар өчен уңайлы да, отышлы да. Әмма аны тиз генә һәм берьюлы кертмәсләр дип уйлый.

–    Концепция алмашынганга карап кына, хәтта “барысы да кертелгән” форматы юкка чыкса да, туристлар Төркиягә барудан туктамаячак, чөнки аның туклану мәсьәләсеннән тыш та башка уңай яклары күп, – ди Ләйлә Умарова.        

Кышның яртысына җиттек, инде халык җәйге ялларын да планлаштыра башлагандыр. Россиядә 2024 елда ял итү бәяләре үсеше буенча инде якынча фаразлар да бар – якынча 7 процентка аратчак, дип сөйләгән "Российская газета"га Россия туроператорлары ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе. Чит илгә баруны планлаштырган туристларга килгәндә, анда активрак динамика көтелә, чөнки ул валюта курсына бәйләнгән. "Безнең аналитиклар, 2023 ел белән чагыштырганда, чит илгә, шул исәптән Төркиягә сәфәр бәяләре 10 проценкта артачак дип фаразлый", – дигән Ломидзе.

Узган елның тугыз аенда Төркиядә ял итүчеләр саны буенча Россия беренче урынга чыккан. Анда безнең илдән 5 166 005 кеше чл иткән. Гомумән алганда, бу илдә барысы 39 212 967 турист булган.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading