16+

Саулык бөтен нәрсәдән, хәтта акчаның үзеннән дә кыйммәт

Соңгы вакытларда, сәламәтлек дигәч тә, акча күз алдына килә. Сәламәт булуың күп очракта акчага бәйле шул... Ничек кенә алып карасаң да, бу шулай.

Саулык бөтен нәрсәдән, хәтта акчаның үзеннән дә кыйммәт

Соңгы вакытларда, сәламәтлек дигәч тә, акча күз алдына килә. Сәламәт булуың күп очракта акчага бәйле шул... Ничек кенә алып карасаң да, бу шулай.

Сәламәтлекнең никадәр кыйммәтле икәнен быел аеруча аңладык. Әйләнә-тирәңдәгеләргә әйләнеп карыйсың да, әле бер танышың кан басымы югары булуы белән азаплана, әле икенче танышыңның тән температурасы күтәрелгән, йөткерә, хәлсезлек сизә. Коронавирус булмасын дип, профилактика ясарга ашыгып, даруханәгә йөгерә. Анда исә безне көтеп кенә торалар. Товарны – дарулар, витаминнар, башкасын сатарга кирәк бит.

Даруханә хезмәткәрләренең теле телгә йокмый, монысы начар – тегесен алыгыз әле, монысы тизрәк терелтә, монысы бөтен кешене аякка бастыра дигәч, ышана (алдана?) башлавыңны сизми дә каласың. Нишлисең, аласың инде. Авырыйсы килми, эшкә йөрисе килә бит. Тәэсире әйбәтрәк, көчлерәк булсын дип, үзебездә, соңгы акчаларны чыгарып, кыйммәтлерәген, сыйфатлырагын алырга тырышабыз. Күп өлкәләр көчкә-көчкә аякка басып торганда, яки бөтенләй банкротлыкка чыккан бер мәлдә, фармацевтика өлкәсе чәчәк аткандыр, мөгаен. Сәламәтлек һәм акча...

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Күптән түгел әтинең күзенә операция ясатып чыктык. Артык авыр да булмады кебек, җәһәт операция иде, бер көннән авылга да кайтарып җибәрделәр. Операциядән соң әти: “Улым, конверт ал әле, табибка бераз салырга кирәк бит”, – дигәч, аптырап киттем. Түләүсез клиникада ясаттык, югыйсә, дәүләтнекендә. Ике ел чират көтеп. Бер күзенә түләүле оешмада шактый зур суммада (чират көтәсе юк, өф-өф итеп кенә торалар) акча чыгарып ясаткан идек инде. “Әйдә, түләдек бит инде бер”, – дип әтине тынычландырдым алай да. Ә бит чыннан да, теге яки бу дәваханәгә эләгү өчен дә, анализлар, башкасы өчен дә берсүзсез “рәхмәт” әйтәсе килә бит! Күп очракта, тиешле кешеләр, күзләрен мөлдерәтеп, гипнозлап та куялар әле үзебезне: чыгармас җиреңнән чыгарып бирәсең. Ә алучысы булганда, бирүчесе була инде аның. Яки киресенчә – урын алмаштырудан сумма үзгәрми.

Әйе, сәламәтлек буенча бөтен эш-хезмәткә дә акча чыгарасы килә. Кызганыч түгел, чөнки әлеге дә баягы саулык бөтен нәрсәдән, хәтта акчаның үзеннән дә кыйммәт шул.

Бер ягы гына бар: шулай икәнен бары тик авырый башлагач кына аңлыйбыз...

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading