16+

«Счетчик куйдырмаучы үзен-үзе штрафка тарта»

Шәһәрдә дә, авылда да тормыш-көнкүрешебез торак-коммуналь хезмәтләргә нык бәйле. Газдан, электр энергиясеннән, судан, җылылыктан файдаланабыз. Әле бит бу хезмәтләр өчен түләргә дә кирәк. Шушы мәсьәләләрдә еш кына күптөрле сораулар килеп чыга. Шуларга ачыклык кертү максатында, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Уңайлы торак» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриевкә мөрәҗәгать иттек.

«Счетчик куйдырмаучы үзен-үзе штрафка тарта»

Шәһәрдә дә, авылда да тормыш-көнкүрешебез торак-коммуналь хезмәтләргә нык бәйле. Газдан, электр энергиясеннән, судан, җылылыктан файдаланабыз. Әле бит бу хезмәтләр өчен түләргә дә кирәк. Шушы мәсьәләләрдә еш кына күптөрле сораулар килеп чыга. Шуларга ачыклык кертү максатында, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Уңайлы торак» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриевкә мөрәҗәгать иттек.

- Марат Габделхәевич, бүген почта тартмаларына утка, суга, газга хисап приборлары, ягъни счетчиклар куйдырырга өндәү кәгазьләре килә. Счетчик куйдыру өчен халык кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?
- Әлеге система буенча хезмәт күрсәтүче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Газ буенча шәһәрдә Горгаз оешмасы шөгыльләнә. Утка, суга счетчик куйдыру өчен исә яшәү урыны кайсы ЖЭУга яисә идарә компаниясенә караса, шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андагы мастерлар өйгә килеп, счетчикны урнаштырып бирергә тиеш. Теләсә кемгә счетчик урнаштыртырга ярамый. Читтән килеп эшләгән шабашниклар акчасын алып китәргә мөмкиннәр, ә берәр нәрсә булган очракта, бер кем дә гарантия бирә алмый. Бу Казан шәһәрендә яшәүчеләргә генә түгел, бөтен республика халкына кагыла.

- Киләчәктә счетчик куйдырмаган кешеләргә штраф түләтә башламаслармы?
- Счетчик куйдырмаган кешеләр бүгенге көндә үзләрен-үзе штрафка тарта дип әйтер идем. Билгеле булганча, ОДНның (гомумйорт
хаҗәтләре. - Ред.) норматив һәм нормативтан тыш өлеше бар. Без нормадан артып калган ОДНны счетчиклары булмаган кешеләргә
түләргә калдырабыз. Чөнки шундый законы бар. Бүгенгесе көндә норматив белән түләү кешегә кыйммәтрәккә төшә. Әйткәнемчә, алар ай саен артыгын түләп барып, үзләрен үзләре штрафка тарта.

- Димәк, счетчик белән түләү отышлырак?
- Әлбәттә. Алай түләгәндә, норматив кулланылмый. Мәсәлән, күп тарифлы электр счетчиклары тәүлекнең төрле вакытында төрле бәядән түләү мөмкинлеге бирә: төнлә электр энергиясеннән кулланган өчен дүрт тапкырга диярлек азрак түлиләр. Элеккеге счетчиклар бертарифлы гына иде. Аннан соң счетчик бит ул экономия ясый торган җиһаз түгел. Ул күпме газ, су тотканны исәпли, саный торган әйбер. Һәр гаилә аны контрольдә тотарга тиеш. Шул чакта ул электр энергиясен дә, газны да күпме кулланганын белә. Санап чыгарып, һәрвакыт экономия ясарга тырыша. Гомумән, исраф итмәскә тырышырга кирәк. Счетчик куйдырмаучылар гадәттә барыбер норматив буенча түлибез дип, мәсәлән, суны исраф итә. Шул рәвешле ул суны да кирәкмәгәнгә агыза, кесәсеннән дә артык акча чыгарып түли. Билгеле булганча, инде халыкның 90 проценты утка, суга, газга счетчиклар куйдырып бетерде. Безгә кайвакыт квартплата кәгазьләрен тотып, ни өчен без күп түлибез, дигән сорау белән киләләр. Без беренче итеп: «Счетчигыгыз бармы?» - дип сорыйбыз. Юк, диләр. Күп түләвегезнең сәбәбе нәкъ менә счетчик булмауда. Счетчик куйдырыгыз, аннан соң азрак түли башларсыз, дип аңлатып җибәрәбез.

- Счетчикларны кайдан сатып алу яхшырак?
- Сатуда бүген счетчиклар бик күп. Аларның ниндиләре кенә юк. Моделенә һәм кайда эшләнгәненә карап, бәяләре дә төрле. Үзебезнең Чистайда эшләнгән счетчикларның бәяләре дә арзанрак, сыйфатлары да чит илнекеннән аз гына да калышмый. Шуңа күрә бер дә борчылмыйча, шул счетчикларны сатып алып куярга мөмкин.

- Халык арасында ОДНны бетерәләр икән дигән сүзләр йөри?
- Күп кеше ОДНның нәрсә икәнен аңлап бетерми. Утка түләү буенча, мәсәлән, аңлашылмаган хәлләр килеп чыга: кешеләр безнең счетчигыбыз бар, без шуның буенча түлибез диләр. Кеше счетчик буенча үз фатирында яккан электр энергиясе өчен генә түли. Подъездларда утлар яна, подвалда - насослар, лифт эшләп тора. Боларның барысы өчен дә электр энергиясе кулланыла бит. ОДНны бетерер өчен лифтны туктатырга кирәк, подъездлар караңгы булырга, подвалларда ут булмаска, андагы насослар эшләмәскә тиеш булып чыга бит. Ә боларның бөтенесе дә кирәк. Шуңа күрә аны бетерергә мөмкин түгел.

- Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен тарифлар арту көтелмиме?
- Закон нигезендә, тарифлар елга бер генә тапкыр үзгәрергә тиеш. Быелның беренче июлендә тарифлар артты. Икенче тапкыр киләсе елның июлендә генә артачак.

- Кешегә квартплата түләгәндә акчасын аз гына булса да янга калдыру, экономияләү өчен нишләргә киңәш итәсез?
- Квартплата ике өлешкә бүленә. Беренчесе - коммуналь хезмәтләр - ут, су, канализация, җылылык өчен түләү, икенчесе - торак хезмәтләр - җыештыру, чүп чыгару һәм башкалар. Квартплатаның 65 проценты коммуналь хезмәтләр өчен түләнелә торган суммадан гыйбарәт. Шуңа күрә тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм, счетчик куйдырырга һәм шуның буенча экономияләргә өйрәнергә тырышырга кирәк. Без тарифларны үзгәртә алмыйбыз, аны хөкүмәт кабул итә, ә менә кулланышны үзгәртеп була. Шул ук суны исраф итүгә килик. Хатын-кызларның кайберләре савыт-саба юганда телефон шалтыраса, кранны ябып тормый гына, бер биш минут булса да телефоннан сөйләшеп килергә мөмкин. Ә тегендә су ага, счетчик саный. Бу гади генә бер мисал кебек, ләкин уйланырга урын бар. Энергия саклагыч лампалар кулланырга, утларны вакытында сүндереп йөрергә кирәк. Кирәкмәгәнгә исраф итүне киметсәк, квартплата бәясенең күләме дә кими. Гомумән, халык игътибарлырак булсын иде. Әгәр дә берәү ясап, бишәү вата икән, ул очракта акча бер вакытта да җитмәячәк. Шул ук подъездларны, шул ук подъезд алдындагы урындыкларны саклап тотарга кирәк. Матур итеп подъездларны буяп чыгып кына китәбез, берәр атнадан диварларда бозылган, сыдырылган урыннар барлыкка килә. Йә кеше мебель сатып ала да, алып менгәндә, зыян сала, йә күченгән вакытта кырдыра. Кырылырга да, ватылырга да мөмкин, ләкин аны артыңнан төзәтеп, кырылган җирен буяп та куярга була бит. Кызганычка, мондый эшне беркем дә эшләми. Уртак милекнең кадерен белеп, тәртиптә тотсалар, йортта яшәүчеләрнең үзләренә күңелле бит. Подъездларыбыз да ямьле, ишегалларыбыз да матур, чиста булыр иде.


Халыкның 90 проценты счетчиклар куйдырды инде. (Фото: nakhodka-city.ru)

Нәрсәгә игътибар итәргә?

Счетчикны сатып алганда, эшләп чыгарылу вакытын һәм дәүләт тикшерүе үткәрелгәнен тикшерегез.

Хисап приборлары артык югары яки аста урнаштырылса, хисаплагыч күрсәткечен карарга уңайсыз, ул карарга уңайлы биеклектә булырга тиеш.

Счетчикны урнаштырганнан соң, компания бер елдан да аз булмаган вакытка гарантия бирергә тиеш.

Куйганнан соң, энергия белән тәэмин итүче компаниягә мөрәҗәгать итеп, счетчикны учетка куярга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading