16+

Себеркең булмаса, телефоныңны тот. Ни өченме?

Казанда 20 апрельдә гомумшәһәр шимбә өмәсе үткәрү ниятләнелә.

Себеркең булмаса, телефоныңны тот. Ни өченме?

Казанда 20 апрельдә гомумшәһәр шимбә өмәсе үткәрү ниятләнелә.

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне чистарту буенча икеайлык бара.

Себеркең булмаса, телефоныңны тот
– Республикада узган ел табигатьне саклауга кагылышлы кануннарны бозуның 8 меңнән артык очрагы теркәлде, кимчелекләрнең 6 890ы бетерелде. Төрле урыннарда рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 5,5 мең чүплек ачыкланды, шуларның 89 проценты чистартылды. Кызганыч, агачлыкларга һәм ерганакларга чүп түгү кабатланып тора. Язгы якта бакчачылык ширкатьләреннән күпләп чүп чыгарып ташлыйлар. Казанда Совет районында Нокса елгасы буена, ә Вахитов районында Туфан Миңнуллин урамы янындагы агачлыкка чүп ташлау кебек яман гадәт бар. Узган ел экология таләпләрен бозган кешеләргә, гомум исәптә, 70 миллион сумнан артык штраф салынды, -  диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков.

Министрлыкка ел башыннан 926 хәбәр кергән. Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләр һавада сасы ис барлыкка килгәләвеннән зарлана. Министр әйтүенчә, “ПЖКХ” идарәче компаниясе үзенең Химичесая урамындагы полигонында технологик таләпләрне тиешенчә үтәп җиткерми, зарарлы сыекчалар тышка агып чыккалый. Экологиягә кагылышлы кануннарны бозу очраклары турында хәбәр бирүчеләргә рәхмәт әйтте ул.

– Узган ел 650 мең агач һәм куак утыртылды, әлеге чарада 688 мең кеше катнашты. Санитар икеайлыкны оештыруга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов зур теләктәшлек күрсәтә. Быел да икеайлыкта актив катнашкан предприятиеләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, гаиләләргә акчалата премияләр биреләчәк, - диде Александр Шадриков.

Химическая тулды, өметләр - Восточныйда
Табигатьтән файдалану өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Булат Әһмәдиев сөйләгәнчә, Татарстанда көнкүреш калдыклары өчен 35 полигон эшли. “Казан май комбинаты”, “КВАРТ”, “Камский Бекон”, “Башнефть-Добыча” предприятиеләренең табигатькә зыян салган очраклары ачыкланган. 

– Казанда Химическая урамында көнкүреш калдыкларын туплый торган полигон быелның IIнче кварталына тәмам тула. Шул рәвешле андагы картаны томаларга туры киләчәк. Восточный урамында 2нче карта-чокыр быелның май аена төзелеп бетәргә тиеш. Әлеге карта 3 ел дәвамында көнкүреш калдыкларын кабул итә алачак, - диде Булат Әһмәдиев.

Урманнардан “полигон” ясамыйк
Татарстанда урманнар 1 миллион 261 мең гектар, бу республика җирлегенең 17,4 проценты гына.
– Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләре тирәсендә урман буйларына чүп түгүләр күзәтелә. Узган ел урманнарда табылган 74 урындагы чүплекләрдән 201 кубометр төзелеш һәм көнкүреш калдыклары чистартылды. “Татарстанның чиста урманнары” республика акциясе быел 22 апрельдә башлана, ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, - диде республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров.

Урманнарга чүп-чар түгү янгын чыгу куркынычын да көчәйтә. Кояш нурлары астында җирдә яткан шешәдән дә коры үләннәргә ут кабу ихтимал.
Урманнарны янгыннардан саклауда чикләү игълан ителгән чорда урман буйларында учак ягу тыела. Бу таләпне үтәмәсәң штраф: физик затларга – 30 мең сум, вазифа биләгән кешеләргә – 50 мең сум, юридик затларга 400 мең сум. Үзгә режим игълан ителгән чорда штрафлар ике мәртәбәгә арттырып салына. 

Татарстанлылар – “экоактивистлар”
–Экологиягә кагылышлы форумнар үткәрәбез. Яшь буынны табигатьне яратырга, чисталыкка өйрәтеп үстерергә кирәк. Табигатьне саклау ул беренче чиратта эш өстәлеңнең, эш урыныңның чисталыгыннан башлана. Ишегалларыбызны чистартуда катнашыйк, зиратларны җыештырырга барырга онытмыйк. Татарстанлылар арасында экоактивистларның артуына сөенәм. Муниципаль районнар, мәктәпләр белән аңлашып эшлибез. “Россия сулары” илкүләм акциясендә республикабыздан гына да 322 862 кеше катнашты, сулыклар буйларын җыештырдык. Күрсәткечләребез белән ил төбәкләре арасында җиңүчеләр сафына бастык. Чисталык үзебез өчен. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә мәктәпләрдә 10 ел элек старт алган “Экопатруль” хәрәкәте елдан-ел көчәя бара, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин.

Фото: © "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading