16+

Шартлау арты шартлау

Халыкның дүшәмбе көнге шартлаудан соң да күз яшьләре кибеп бетмәгән иде әле, кичә иртән янә 6 кешенең гомерен өзгән яңа шартлау турында билгеле булды.

Шартлау арты шартлау

Халыкның дүшәмбе көнге шартлаудан соң да күз яшьләре кибеп бетмәгән иде әле, кичә иртән янә 6 кешенең гомерен өзгән яңа шартлау турында билгеле булды.

Рязань десант училищесының 5 курсанты белән килешү буенча хезмәт итүче бер сержант, сишәмбе көнне кич белән Псков астындагы полигонда булган өйрәнүләрдән кайтып барганда, хәрби туп ядрәсе өстенә тарып һәлак булганнар. Псковтагы шартлауның терроризмга кагылышы юк, юл өстендә шартламаган ядрәнең ничек пәйда булуы гына ачыклыклар кертүне таләп итә.
Шартлау булган урында хәзер тикшерүләр бара. Хәрби туп ядрәсенең төре дә, аның шартлау сәбәпләре дә әле төгәл билгеләнмәгән. Гадәттән тыш хәлгә китергән сәбәпкә килгәндә исә, әлегә төп версия - полигонда куркынычсызлык кагыйдәләренең дөрес үтәлмәве. Тикшерү комитетында бу хәлгә карата җинаять эше кузгатылган.
Псков астындагы «Струги Красные» өйрәнү полигонында охшаш фаҗига 2011 елда да булган иде инде. Ул чакта хәрби туп шартлап, дүрт десантчының гомерләре өзелде. 2006 елда да полигоннан кайтып баручы курсантлар юл һәлакәтенә очрап, фаҗигадә 7 кеше һәлак булган. 2001 елда да анда охшаш хәл булган. Икесенең берсе: әллә бу хәрби объектның урыны каргышлы, әллә ул хәрби бүлектә куркынычсызлык өчен җаваплы затлар үз вазифаларын яхшы үтәүгә сәләтсезләр. Бу хәлләргә бүтәнчә аңлатма юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading