16+

"Кайвакыт кызганабыз. Без дә кешеләр бит". Суд приставларының эше нидән гыйбарәт?

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны кисәтү буларак кына кабул итсәк тә, эшкә бу хакимият органы кушылса, шаяруга урын калмыйдыр. Сүзем, хокук сагында торган суд приставлары турында.

"Кайвакыт кызганабыз. Без дә кешеләр бит". Суд приставларының эше нидән гыйбарәт?

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны кисәтү буларак кына кабул итсәк тә, эшкә бу хакимият органы кушылса, шаяруга урын калмыйдыр. Сүзем, хокук сагында торган суд приставлары турында.

Суд приставлары башка хакимият органнары белән берлектә эш итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән суд приставларының рейдында булган хикмәтләрне сөйлик.
Казанның бер урамнарында ЮХИДИ машинасы тора. Хезмәткәрләр машиналарны туктата. Юлда камералар барлыгы турында барыбыз да белә. “Тимер атта” чабучылар, кагыйдә бозган өчен җәза булуын да аңлый. ЮХИДИ хезмәткәрләре кешенең түләнмәгән штрафы турында гына белсә, суд приставлары салым, комуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларны да күздә тота. 

Суд приставлары эшчәнлеге белән якыннан танышырга административ штрафларны түләттерү бүлеге җитәкчесенең урынбасары Владислав Кузнецов булышты. 
– Канун буенча кешенең 3 мең сумнан артык бурычы булганда кулга алып була. Эшнең төп асылы – хокук бозучыны бурычын түләргә мәҗбүр итү. Суд приставының карарын 10 көн эчендә шикаять итеп була, – дип әйтте Владислав Кузнецов.

ЮХИДИ хезмәткәрләре чирататгы машинаны туктатты. Кешенең шәхси документарын тикшерү башланды. Суд приставлары үз системасы, ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренеке буенча эш итә. Замана!.. Хәзер бөтен бурычларны планшеттан гына карап була икән 
– Юлларда камералар күп. ЮХИДИ хезмәткәренең планшетына бурычы булган машина йөртүчеләр турында хәбәр килә. Аларның кайсы якка юл тотканы күрсәтелә. Хезмәткәрләр андый машиналарны туктата ала, – диде Владислав.
Владислав машина йөртүченең документларын күрү белән: “Йөз-кыяфәте таныш”, – дип куйды. Ике система буенча да тикшерүләр үткәргәч, ул кешенең бурычларын түләгәне ачыкланды. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре “кармагы”нда чираттагы машина йөртүче. Бу юлы “уңышлы”. Машина хуҗасы 21 мең сумлык штраф җыйган. Баксаң, чит ил машинасы кырыенда нәрсә килеп чыкканын аңламаучы ир-ат басып тора. “Ничек инде машинаны алып китәсез? Нинди хокукыгыз бар?” – ди ул. Хикмәт шунда ки, бу тимер атның хуҗасы рульдә үзе түгел.
 – Кемнең машинасы соң бу? – дим аптырап. 
– Танышымныкы, – дип теләми генә җавап бирде ул. – Сез дә суд приставларыннанмы? 

Хәер, суд приставларыннан булмавымны белгәч, теле әзрәк чишелде. Машина ир-атның хатыны исеменә теркәлгән икән. Ул сабыен балалар бакчасыннан алырга ашыккан һәм суд приставларына юлыккан. 
– Мин бит хәзер үк түли алам. Кәгазь акча биримме, күчеримме? – ди ул.
 Әфәнденең машинасы да затлы, чит илнеке. Штраф түләр өчен акчасы да бар. Нишләп алданрак хәстәрен күрмәгән икән? Кызганыч, күпләр уеннан уймак чыкканчы йөри шул. 

– Хокук бозучыларның беренче сүзе, гадәттә, “мин белмәдем”. Әгәр кешегә машинасына тими генә бурычын каплау мөмкинлеген бирсәң, ул икенче тапкыр туктатканчы тагын штраф җыеп йөрергә мөмкин. Ә түләүләр килеп җиткәнче җәяү йөреп торса, бәлки, икенче тапкыр әзрәк уйлар, – диде Владислав.
Суд приставлары кулына эләккән әфәндегә: “Машинаны алып китәбез”, – диделәр. Ул тизрәк телефонын алып, таныш юристларына шалтыратырга тотынды. “Белгечләр” белән киңәшләшкәннән соң, ир-атка көч кереп китте булса кирәк.
– Сезнең машинаны алырга хокукыгыз юк. Милекче монда түгел бит, нишләргә җыенасыз? Үзегезнең документыгызны күрсәтегез әле, – дип башкача сайрый башлады.

Суд приставлары хезмәткәре исә, тынычлыгын саклап, аңлату эшләрен дәвам итте. Ир-атның машинага бер катнашы да юк. Ул анда утырып йөрүче генә. Ә машинаны штраф-стоянкадан алу өчен түләү милекчегә киләчәк икән. Шунысы хак, суд приставларына каршы килеп булмый, чөнки барысы канун буенча эшләнелә.
Әфәнде никадәр тырышса да, машинасы белән хушлашырга туры килде. Эвакуатор “Ауди”ны төяде дә, кузгалды. Ир-ат та автобуска утырып, улын бакчадан алырга китте. 
Суд приставлары белән күрешкәч, хокук бозучыларны кызганасызмы, дип сораган идем. Бу хәлне күзәткәч, ир-атны җәлләмәдем. Әтисенең хатасы аркасында салкында җәяү кайтырга мәҗбүр булган улын гына кызгандым. Киңәш: Суд приставлары белән “дуслашырга” теләмәсәгез, бурычларны вакытында түләгез. 

Бурычларны кайдан карарга?
Бурычларны Федераль суд приставлары хезмәте сайтында (fssp.gov.ru) карарга мөмкин. 

Казан шәһәре буенча административ штрафларны түләттерү бүлеге җитәкчесенең урынбасары Владислав Кузнецовтан иң актуаль сорауларга җавап алдык.
– Суд приставлары эшчәнлегендә иң авыры нәрсә?
– Бик авыр әйбер юк. Кешеләр белән күп аралашырга туры килә. Суд приставлары эшчәнлегенә комачаулаучы блогерлар да очрый. Һәркөнне шикаять язып килүче кеше дә бар. 
– Кешене кызганганыгыз бармы?
– Күз алдына китерик. Берәү дустыннан акча алып торган. Ул аңа бурычын түләми. Бу очракта кемне җәлләргә соң? Бурычын бирә алмаучынымы яки үз акчасын кайтарырга теләүченеме? Кайвакыт кызганасың. Без дә кешеләр бит. Андый очракта кешегә канун буенча нәрсә эшләргә кирәген әйтәбез: кайда барырга, нәрсә тутырырга. 
– Бурычлы кешенең кайтарырга акчасы булмаса?
– Һәркемнең проблемалары бар. Чит илдән килгән ир-атның түләнмәгән штрафлары өчен машинасын алырга туры килде. “Машина миңа эш өчен кирәк. Акчам юк”, – диде. Бөтен туганнары җыелды, акча да табылды. Бөтен кеше салым, коммуналь хезмәтләр өчен түли. Суд приставларында бурычлары булганнар эшләми. Безнең түләүләрне дә тикшереп торалар. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading