16+

Шәҗәрә – тарих төпкеленнән киләчәккә тәрәзә

Татар халкында нәсел агачын төзү борынгыдан ук килгән. Ул вакытта шәҗәрәләрне зур һәм мәгълүматлы итеп эшләгәннәр.

Шәҗәрә – тарих төпкеленнән киләчәккә тәрәзә

Татар халкында нәсел агачын төзү борынгыдан ук килгән. Ул вакытта шәҗәрәләрне зур һәм мәгълүматлы итеп эшләгәннәр.

Анда нәсел буынының исемнәре, туган еллары гына түгел, һөнәре, җир биләмәсе турында да язылган булган. Күпмедер вакыт шәҗәрә төзү эше тукталып та торды. Соңгы елларда әлеге йола яңадан тергезелеп, халык, милләт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләү әһәмиятендәге эшкә әверелде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы 9 октябрь көнне Балтач районында "Шәҗәрә - безнең тамырлар" дигән күркәм чара үткәрергә әзерләнә. Журналистлар белән уздырылган матбугат очрашуында "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белдергәнчә, чарага чит төбәкләр һәм республикалардан, әйтик, Түбән Новгород, Чиләбе, Әстерхан, Ульяновск, Свердловск, Киров, Волгоград, Чувашия, Удмуртиядән үк киләчәкләр.

- Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны Балтач районының зур һәм бай музейлары, уңган кешеләре һәм гаиләләре белән таныштырачакбыз. Борынгыдан ук килгән һөнәр ияләре: гомер буе тимерче, тракторчы булып эшләгән апалар, сөннәтле комган ясаучы гаилә, унбиш бала тәрбияләп үстерүче ханым, авылының шәҗәрәсен төзегән Җәлил хәзрәт Фазлыев белән күрешәчәкләр. Без нәсел тарихыбызны гына түгел, авылыбыз тарихын да белергә тиеш. Чарада тарихчылар, архив хезмәткәрләре дә чакырулы. Нәселе шәҗәрәсен төзергә кызыгучыларга алар эшне нәрсәдән башларга кирәклеген дә сөйләячәк,- диде Кадрия Идрисова.

Кадрия ханым үзе нәселенең тугыз буынын белә икән. Алга таба да аның өстендә эшләргә, мәгълүмат тупларга җыенам, ди ул. Әлеге эшкә уку йортлары студентларын да җәлеп иткәннәр.

- Чирмешән районыннан килгән студент кыз бабасы төзеп калдырган шәҗәрәне алып килеп күрсәтте. Анда аларның 24 буыны урын алган. Гаилә өчен бу бик зур байлык. Үзен, әби-бабаларын хөрмәт иткән кеше үзенең нәсел нәҗәрәсен белергә тиеш, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading