16+

«Синдә сихер-бозым, аны бетерү өчен алтын белән өшкерергә кирәк»

Казанда октябрь аенда бер яшь кыз, имеш тә, гаиләләрендәге һәммә кешегә киләчәк коточкыч авыруларны булдырмый калырга теләп, алдакчы-мошенникларга берничә миллион сум акчаларын чыгарып биргән. Акча да, егет тә вәссәлам.

«Синдә сихер-бозым, аны бетерү өчен алтын белән өшкерергә кирәк»

Казанда октябрь аенда бер яшь кыз, имеш тә, гаиләләрендәге һәммә кешегә киләчәк коточкыч авыруларны булдырмый калырга теләп, алдакчы-мошенникларга берничә миллион сум акчаларын чыгарып биргән. Акча да, егет тә вәссәлам.

- Утыз яшьләр тирәсендәге тасма телле егет бу кызны «каты авырып китәчәксез» дип, өч көн дәвамында, тәмам ышандырган. Башкалада быелның ун аенда кешеләрне алдауның 2500 очрагы теркәлде, - дип кисәтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең мошенникларны ачыклау бүлеге җитәкчесе Айдар Кначуков.
Телефоннан: «Туганыгыз яки балагыз авариягә, хастаханәгә, полициягә эләкте. Тиз генә акча күчерегез яки берәр җиргә илтеп бирегез, куегыз», - дигән сүзләргә берничек тә ышанмагыз.

- Аеруча өлкән яшьтәгеләр бу ялганга каба, 150 мең сум акчаларын күчерүчеләр бар. Каушап-куркып калмаска, шунда ук туганыңның телефонын җыярга, җавап бирмәгән очракта да, полициягә хәбәр салырга кирәк, - дип киңәш итте Айдар Кначуков, - мошенникларның тагын берләре социаль хезмәткәрләр булып кылана. Пенсионерлар, инвалидлар онытмасыннар: социаль учреждениеләр өйгә килеп акча алмаштыру үткәрмиләр. Таныш булмаган кешеләрне өегезгә кертмәгез, әгәр инде узганнар икән, куйган җирләрегездән акчаларыгызны чыгарып күрсәтмәгез, арзанлы товарларга кызыкмагыз. Таныш булмаган кешеләр белән әңгәмә башланса, баскыч мәйданчыгындагы яки башка күршегезне чакыртыгыз.
Интернет аша алдаулар да очрый. Түләүсез сайтларга игълан элгәндә банк картасына яки мобиль банкка ялганышлы кәрәзле телефоныгызның саннарын урнаштырмагыз. Сатып алучы булып кыланган алдарлар банк картасының санын сорый икән. Имеш, акча күчертәчәк. Банк картасын күрсәткән очракта да, аның пин-кодын белгертергә ярамый. Банк картасына кемдер акча күчертә икән, бу операциягә пин-код, гомумән, кирәк түгел.

Банкларда яки кибеттә исәп-хисап башкарганда банк картагызга кагылышлы җыелган саннарны кулыгыз белән каплап җыегыз.

- Акча янчыгы маҗаралары тагын күзәтелә башлады. Мошенниклар кеше килгән сукмакка янчык ташлый. Шунда берсе, әйдәгез, акчаны бүлешәбез, дигән була. Ул арада, тагын берсе килеп чыгып: «Бу минем янчык. Банк картасы да бар иде. Кая сез­неке белән чагыштырыйм әле, алмаштырмадыгызмы икән?» - дип сөйләнә башлый. Мондый хәлләрдә кешеләрне чакырыгыз, банк картагызны чыгармагыз. Мошенниклар сезнең банк картагызны сиздермәстән буш картага алмаштырып өлгерәчәк, - диде Айдар Кначуков.
Алдакчыларның тагын бер алымы - «сихер»не бетерү. Бу ялганга әбиләр түгел, ә күбрәк 15-30 яшьлек кызлар каба икән. Урамда берәрсе: «Синдә сихер-бозым, аны бетерү өчен алтын белән өшкерергә кирәк», - дип тасма телләре белән «сайрый» башласа, һич ышанмагыз, борылып та карамыйча, юлыгыз­ны дәвам итегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading