16+

Сириядә һәлак булган хәрби Рәфәгать Хәбибуллин туган ягында мөселманча җирләнәчәк

"8 июль көнне россияле хәрби очучы-инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин Сириянең Хомс провинциясендә сирияле Ми-25 вертолетында очканда "Ислам дәүләте" (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме һөҗүменә дучар булалар. Террорчылар нәкъ шушы вакытта Пальмирадан көнчыгышка таба урнашкан урыннан сирияле гаскәрләргә һөҗүм оештырган була һәм, оборонаны өзеп, зур тизлек белән район эченә...

Сириядә һәлак булган хәрби Рәфәгать Хәбибуллин туган ягында мөселманча җирләнәчәк

"8 июль көнне россияле хәрби очучы-инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин Сириянең Хомс провинциясендә сирияле Ми-25 вертолетында очканда "Ислам дәүләте" (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме һөҗүменә дучар булалар. Террорчылар нәкъ шушы вакытта Пальмирадан көнчыгышка таба урнашкан урыннан сирияле гаскәрләргә һөҗүм оештырган була һәм, оборонаны өзеп, зур тизлек белән район эченә...

Вертолетта булган хәрби комплект кулланылып беткәч, Ми-25 кире борыла һәм шул вакытта җирдән җибәрелгән утлы һөҗүмгә юлыга. "Вертолет Сириянең дәүләт армиясе контролендә булган районга төшкән. Вертолет экипажы һәлак", - диелә хәбәрдә.

Бу юнәлештә террорчылар һөҗүмен тоткарлап торырлык сирияле резерв бүлекчәләре булмаган, дип искәртеп үтә министрлык.

Экипаж Сирия төркеме командованиесеннән һөҗүм оештыручы боевикларны юк итү таләбен алган. Экипаж командиры Рәфәгать Хәбибуллин террорчыларны атакага тотарга дигән карарга килгән. Россия экипажының бу карары террорчылар һөҗүмен туктата алган, диелә РФ Оборона министрлыгы хәбәрендә.

Россияле хәрби очкыч-инструкторлары Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин командование тарафыннан югары дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән.

Террорчылык төркеме тарафыннан бәреп төшерелгән Ми-25 вертолеты капитаны Рәфәгать Хәбибуллинны туган җирендә - Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районы Вязовый Гай авылында җирләячәкләр. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына "Иске Кулатка районы" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Мөнир Бәширов хәбәр иткән.

Мөнир Бәширов - һәлак булган полковник Рәфәгать Хәбибуллинның авылдашы. "Рәфәгать бик тәртипле, яхшы күңелле, искитмәле акыллы егет иде. Миннән 7-8 яшькә кечерәк иде ул, аның үсүе, шәхес булып җитешәүе күз алдында булды. Мәктәптә бик яхшы укыды, Сызрань югары хәрби авиация училищесын тәмамлады, Польшада хезмәт итте, хәрби авиация полкы командиры дәрәҗәсенә иреште. Батыр, тәвәккәл булуы өстенә, гаилә җанлы да иде ул. Күрше авыл кызы Рамилә белән кавышып, ике бала үстерделәр. Улы Руслан да әтисе эзеннән китеп, югары хәрби училищеда укыды, ул да хәрби очучы", - дип сөйләде Мөнир Бәширов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Агентлык әңгәмәдәше шулай ук Рәфәгать Хәбибуллинның кайнар нокталарда булуын, каты яраланып, ярты еллап хастаханәдә ятуын искә төшерде. "Авылдашларының, райондашларының чын горурлыгы иде батыр Рәфәгать. Бүген барыбыз да тирән кайгыда, якташыбызны соңгы юлга озатырга әзерләнәбез", - дигән ул.

Рәфәгать Хәбибуллин соңгы тапкыр авылына быел май аенда кайткан булган. "Берничә көнгә кайтып китәләр иде алар шулай. Рәфәгатьләр кайткач, алар белән сөйләшеп утырган, бергә ял иткән бар. Эчү, тарту белән мавыкмый иде ул. Яшь вакыттан ук нык төпле иде. Алар гаиләдә өч малай - Заһид, Рәшит, Рәфәгать. Ике абыйсы авылда төпләнде. Рәфәгатьнең әнисе Гөлҗиһан апа дә исән, яше хәзер 80нәр тирәсендә. Аңа да бигрәк авыр инде", - дип сөйләгән Мөнир Бәширов.

Рәфәгать Хәбибуллин мәете Ростов-на-Дону шәһәренә озатылачак. Аннары аны хәрби частькә илтәчәкләр, анда хушлашу тантанасы узачак. Шуннан соң аның белән Сызрань югары хәрби авиация училищесында хушлашачаклар. Сишәмбе көнне мәетне Вязовый Гайга алып киләчәкләр һәм мондагы зиратта җирләячәкләр, дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше. "Хәзерге вакытта җирләүне оештыру эшләре белән мәшгульбез, якташыбызны соңгы юлга озату мөселманча башкарылачак", - дигән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading