16+

«Сәләт» айтилаша

«Сәләт» лагеры балалар һәм яшьләр арасында елдан-ел популярлаша. Аның аланында республика һәм Россия балалары гына түгел, ә Чехия, Австралия, АКШ, Германия, Испания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Әзәрбайҗаннан килгән яшьләр дә ял итә. Бу җәйдә 9789 сәлкеш булды анда. Якын киләчәктә «Сәләт» лагеры АКШ белән Испаниядә дә оештырылырга мөмкин. Быел, Татарстан...

«Сәләт» айтилаша

«Сәләт» лагеры балалар һәм яшьләр арасында елдан-ел популярлаша. Аның аланында республика һәм Россия балалары гына түгел, ә Чехия, Австралия, АКШ, Германия, Испания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Әзәрбайҗаннан килгән яшьләр дә ял итә. Бу җәйдә 9789 сәлкеш булды анда. Якын киләчәктә «Сәләт» лагеры АКШ белән Испаниядә дә оештырылырга мөмкин. Быел, Татарстан...

«Сәләт» лагеры балалар һәм яшьләр арасында елдан-ел популярлаша. Аның аланында республика һәм Россия балалары гына түгел, ә Чехия, Австралия, АКШ, Германия, Испания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Әзәрбайҗаннан килгән яшьләр дә ял итә. Бу җәйдә 9789 сәлкеш булды анда. Якын киләчәктә «Сәләт» лагеры АКШ белән Испаниядә дә оештырылырга мөмкин.

Быел, Татарстан Респуб­ликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, республиканың 12 районында, күрше Чувашия, Башкортстан республикаларында «Сәләт» хәрәкәте тарафыннан 20 профильле сәламәтләндерү лагеры үткәрелде. Аларның дүртесе - «Сәләт - Яр Чаллы», Лаеш районында «Сәләт - Эшмәкәр», «Сәләт - Осталар бистәсе» аланнары һәм Алексеевскида «Сәләт - Имәнкәй» сменалары быел беренче тапкыр оештырылды.

«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге хәзер дүрт сменада эшләячәк. Биредә укытучылар өчен ике катлы йорт та эшләнә. Сәлкешләргә дәрес бирергә килгән вакытта аларга монда кунак бүлмәләре әзерләячәкләр.
- «Сәләт»тән балалар дәртләнеп, яңа көч туплап кайталар, аның сере нидә соң? дип еш сорыйлар бездән. Безнең көчле әйдаманнар базасы бар. Сәләтле балалар белән сәләтле әйдаманнар эшләргә тиеш. Әйдаманнарның 90 проценты кичәге сәлкешләр. Алар балалар белән бер телдә сөйләшә. Шуңа өстәп, алар әле бик зур әйдаманнар мәктәбе дә уза, - диде «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов.
Ел саен «Сәләт» 300гә якын әйдаман әзерли. Бы­ел исә сменаларның санын арттыру нәтиҗәсендә, әйдаманнарның күләмен 500гә кадәр җиткерергә исәплиләр. Сменалар саны да елдан-ел артып тора. Быел 20 смена эшләсә, киләсе елга тагын бер смена Самара өлкәсендә булдырылачак.

Ел саен уздырыла торган традицион «Сәләт-Биләр» форумы киләсе җәйгә ике сменада оештырыла, ул үз эченә ун меңгә якын кеше җыячак. Беренче смена, гадәттәгечә, бар аланнарны берләштерсә, икенче сменада сәлкешләр татар роботы ясаячаклар.

- 1994 елда «Сәләт»нең беренче сменасы нәкъ менә IT-технологияләр белән бәйле иде. Ул вакыттан ук без үзебезгә татар телен үстерергә дигән максат куйдык. Ә заманча технологияләрне белми торып, телне үстереп булмый, - диде Тимур Сөләйманов.

Гомумән, «Сәләт» хәзер «айтилаша». Лагерьга гариза бирү өчен әзерләнгән портфолиоларны да хәзер сайт аша гына җибәреп була. Һәр сәлкешнең үз айди коды да булачак. Яңа елга «Сәләт»нең кесә телефоннары өчен махсус кушымтасы эшли башлый. Аның аша лагерь һәм оешма эшчәнлеге турында танышып булачак.

Яшь вакытта беренче гашыйк булулар да нәкъ менә җәйге лагерьларда була бит. «Сәләт» 70ләп пар кавыштырган лагерьларның берсе. Алар өчен «Сәләт - Гаилә» дигән махсус смена булдырыла. Аның беренче чирканчыгы быел сентябрь аенда оештырылды инде. Бирегә яшь гаиләләр балалары белән киләчәк. Ә «Сәләт» йорты тиздән сабыйлар тавышыннан гөрләп торачак. «Бәләкәч» үсеш үзәге ачыла.

Хәзерге вакытта сәлкешләр «Бикафест» һәм «Сәмрух» дигән ике зур чарага әзерләнә. Сәләтлеләр Оскары - «Сәмрух» премиясендә быел «Яшь белгечләр» дигән яңа номинация билгеләнде. Биредә яшьләр фән һәм белем бирү, IT инновацияләр, иҗат, эшче профессияләр өлкәсендә булган яңа проектлары белән көч сынашачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading