16+

«Сәләт» Биләрне шаулатты

3 меңнән артык яшүсмерне бер мәйданда туплап, өстәвенә барысын берьюлы биетеп-җырлатып та буламы? «Сәләт»нең моңа көче җитә. 8 июль көнне Биләр тыюлыгында лагерь үзенең XVI фестивален уздырды.

«Сәләт» Биләрне шаулатты

3 меңнән артык яшүсмерне бер мәйданда туплап, өстәвенә барысын берьюлы биетеп-җырлатып та буламы? «Сәләт»нең моңа көче җитә. 8 июль көнне Биләр тыюлыгында лагерь үзенең XVI фестивален уздырды.

Биләрдә 4 июль көнне үк бихисап күп чатырлар корылды: лагерьның төрле аланнарында ял итүчеләр, алдан ук барып урнашып, зур тантанага әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Ә фестиваль көнендә Татарстанның барлык районнарыннан диярлек кечкенә кунаклар җыелды. Хәер, кунаклар арасында олысы да бар иде: Президент Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән аралашмый булдыра алмады. Ул беренче тапкыр «Сәләт» җыенында 2006 елда булган. «Аннан соң фестиваль бик зур үзгәрешләр кичерде. Быел биредә 45 илнең вәкиле катнаша. Без «Сәләт»нең уңышлары белән горурланабыз һәм киләчәктә дә ярдәм итеп торачакбыз. Мин сезнең үсәргә, тагын да зуррак үрләр яуларга тырышуыгызга бик шат», - дип мөрәҗәгать итте Илбашы сәлкешләргә. Президент Казанның студентлар башкаласы булуын да, мондый оешмаларның яшьләрне берләштерүен дә әйтеп үтте.
Болай да йөрәкләре «Сәләт» дип типкән яшьләрне Рөстәм Миңнехановның сүзләре «кыздырды» гына. Сары, зәңгәр, кызыл, шәмәхә футболкалы егетләр-кызлар Биләрне гөр китерделәр. Көндез алар үзләре төп рольдә булсалар, кич белән тамашачы урынына күчеп утырдылар: алар өчен махсус кунаклар - Казаннан «Большой Куш» һәм Мәскәүдән «Пицца» төркемнәре чакырылган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading