16+

"Куркуымнан рәхмәт әйтергә дә, исемен сорарга да өлгермәдем..."

Яңа Савин районы Фатих Әмирхан урамындагы 36 йортта "Вита" аптекасы урнашкан. Кергәндә кереп була, сакланып кына. Ә менә кире чыкканда... упкынга очуың бар.

"Куркуымнан рәхмәт әйтергә дә, исемен сорарга да өлгермәдем..."

Яңа Савин районы Фатих Әмирхан урамындагы 36 йортта "Вита" аптекасы урнашкан. Кергәндә кереп була, сакланып кына. Ә менә кире чыкканда... упкынга очуың бар.

Безнең якын - тирәдә аптекалар юк диярлек. Аннары әлеге аптекада эшләүче кызлар да бик ягымлы. Елмаеп каршы алалар. Менә чыкканда ... олы кешеләрне озатып куйсалар бик әйбәт булыр иде.

Куркыныч чыгулары. Ишекне ачуга аска карасаң, башлар әйләнеп китә. Тотынгыч ( перила) бар - барын. Ләкин ул ишекнең арт ягында кала.

Күбесенчә олы яшьтәгеләр йөри бит инде даруханәгә. Менә мин дә беркөнне даруханәдән чыктым да, аягым белән бушлыкка атладым. Бәхетемә каршы бер яшь егет йөгереп килеп тотып калды. Куркуымнан рәхмәт әйтергә дә, исемен сорарга да өлгермәдем.

Баскычтан төшереп, асфальтка бастыргач кына, аңыштым. Рәхмәт сиңа, улым, дигәндә, ул китеп барган иде инде. Кереп, сатучы кызларга да әйттем бу хакта. Алар минем белән килеште, әлбәттә. Хуҗаларга әйтегез, дип үтенгән идем.

Тик берни дә үзгәрмәде. Ичмаса, ишеге сулдан уңга ачылса иде. Анда перила бар. Ишек бит упкын ягына ачыла. Берәрсе егылып, (Алла сакласын) имгәнсә, эшләрләр инде аны. Соң булуы бар шул. 

Нуршидә Шәрифуллина,
Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading