16+

Соңга калма

Дәүләт белән уртак финанслау программасына керү өчен бер елдан да кимрәк вакыт калып бара. Гариза язып, беренче кертемне ясар өчен 2013 елның 1 октябренә кадәр генә вакыт бар.

Соңга калма

Дәүләт белән уртак финанслау программасына керү өчен бер елдан да кимрәк вакыт калып бара. Гариза язып, беренче кертемне ясар өчен 2013 елның 1 октябренә кадәр генә вакыт бар.

Бүгенге көндә эшләүче һәр кеше әлеге программада катнаша ала. Программа нигезендә, кертемнәрне ай саен яки бер генә тапкыр түләргә була. Ел саен 2 меңнән алып 12 мең сумга кадәр акча кертү сорала. Дәүләт уртак финанслауны, кертемне түләгән вакыттан башлап, 10 ел дәвамында тормышка ашырачак. Дәүләт өстәмә рәвештә сезнең булачак пенсиягезгә тәңгәл, ләкин елга 12 мең сумнан да күп булмаган сумманы күчерә. Нәтиҗәдә пенсиягезнең тупланма өлеше 24 мең сумга кадәр артырга мөмкин.
Бүгенге көндә әлеге программада катнашучылар саны 400 меңгә якын диярлек. Программа тормышка ашырыла торган 4 ел эчендә алар пенсиянең тупланма өлешенә 550,6 млн сум акча күчергәннәр. Шул исәптән 2013 елда инде 5,7 млн акча кертелгән. Бу - үткән елның әлеге вакыты белән чагыштырганда, 61 процентка күбрәк дигән сүз, диелә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading