Татарстан Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ренат Патеев фикеренчә, интернет киңлегендә хәзер мәгълүмат, фикер, идеология шуның кадәр күп, нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен күпләр аера да алмый.
- Шуның өстенә, интернетка үз сорауларына җавап эзләп керүчеләрне гади, кыска һәм аңлаешлы итеп язылган мәгълүмат кызыксындыра. Дин белгечләренең акыллы озын язмаларын укырга вакытлары да, сабырлыклары да җитми. Әлеге язмалар никадәр файдалы булса да, аларны тиз генә укып аңлап булмый. Шуңа да мин интернетта ислам турында гади итеп язылган язмаларның булуын телим, - ди ул.
Татарстан Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләре үзәге директоры урынбасары Илшат Мөхәммәтзарипов исә яшьләрне неонационалистик төркемнәрдән араларга кирәклегенә басым ясады.
- Алар беренче карашка зыянсыз тоелган гап-гади алымнар ярдәмендә эш итә. Нацистлар символикасы төшерелгән футболкалар да аларга үз идеологияләрен тагарга булыша. Акча да эшлиләр, пропагандаларын да яхшы гына алып баралар. Мигрантларга карата көч кулланылган видеоларны да алар тарата. Яшьләр аларны карый, лайклар куя. Шуның белән тегеләрнең популярлыгы арта. Мондый популярлыкка башкалар да кызыга, видеоларның фанатына әверелә. Экстремистик төркемнәргә спорт фанатларын җәлеп итү очраклары да күп. Шунысын да танырга кирәк: еш кына шул неонацистлар соңрак җиһад оешмасына керәләр, - дип сөйләде Илшат Мөхәммәтзарипов.
Психолог Рамил Гарифуллин интернетны планетаның нерв системасы белән чагыштыра.
- Интернетның баш мие бар. Ул, белгәнегезчә, авыртуны сизми. Интернет та кешеләрне миңгерәүләтә, аларның күңелен катыра, аңарда әйләнә-тирәдәгеләргә битарафлык барлыкка килә. Бу - бөтен кешелекнең проблемасы. Интернетта хәзер бөтен кеше режиссер, бөтен кеше журналист, публицист булып китте, алар - лайк коллары. Боларның кайсысына иярергә, иярергә кирәкме? Ә кеше интернетка керә, ул аннан тормыш кыйммәтен эзли. Чынбарлыктан да, виртуаль дөньядан да эзли ул аны. Шуның белән буталып та бетә. Гаиләдә дә шул булырга мөмкин. Әтисе бер төрле фикер йөртә, әнисе икенче төрле уйлый. Кайсысына таянырга? Бу уңайдан мин диннең көчен билгеләп үтәр идем. Тормышта югалып калмас өчен, ислам ул - терәк, - дип тәмамлады ул чыгышын.
Чара ахырында спикерларның чыгышлары нигезендә махсус белешмәлек чыгарып, аны социаль челтәрләрдә таратырга, журналистларга тәкъдим итәргә сөйләштеләр.
Комментарийлар