16+

Спорт шәһәрләре унлыгына кердек

Sportcal спорт аналитикасы порталы зур спортта илләрнең һәм аерым шәһәрләрнең урын биләве буенча яңа рейтинг тәкъдим итә. Татарстан Республикасы башкаласы Казан яңартылган рейтингта 10 нчы позицияне били.

Яңа рейтинг 6 ел элек һәм алдагы 6 елда һәр илдә узган һәм планлаштырылган эре спорт чаралар исәбенә нигезләнеп төзелгән. Шул ук вакытта халыкара ярышларны оештыручы шәһәрләрнең икътисад, спорт, социаль һәм мәгълүмат үсешенә йогынтысының дәрәҗәсе дә исәпкә алынган. Моннан алда төзелгән рейтингтан аермалы буларак, Казан тугыз баскычка өскә күтәрелгән.
Sportcal спорт аналитикасы порталы төзегән рейтингта шәһәрләр болай урнашкан:
1. Лондон.
2. Мәскәү.
3. Рио-де-Жанейро.
4. Пекин.
5. Токио.
6. Париж.
7. Копенгаген.
8. Ванкувер.
9. Доха.
10. Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading