16+

Стратегия-2030 казанлыларны кыю рәвештә хыялланырга өнди

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе әзерләнелде. Әлеге документ 2015 елның 10 июнендә Дәүләт Советы тарафыннан закон белән беркетелде.

Стратегия-2030 казанлыларны кыю рәвештә хыялланырга өнди

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе әзерләнелде. Әлеге документ 2015 елның 10 июнендә Дәүләт Советы тарафыннан закон белән беркетелде.

Республика стратегиясе яссылыгында Казан да 2030 елга кадәрге чорга үзенең план-максатларын билгели.

- Мэр Илсур Метшин кушуы буенча шәһәр стратегиясе проектын әзерләүгә быелның февраль аенда керешелгән иде. Аны эшләүдә 2,5 мең кеше, 580 эксперт катнашты. Хәзер документны әзерләүнең икенче этабы башланды, ул сентябрь аена тәмамланырга тиеш,-дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Казанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе "Кеше капиталы", "Мохит" һәм "Икътисад" бүлекләрен берләштерә.

"Кеше капиталы". Казанда 2016 ел күрсәткечләре буенча 1 миллион 216 мең 965 кеше яши. Башкала халкы 2030 елга 1,5 миллионга җитәчәк, дип, фаразланыла. Кеше мәнфәгате, ягъни кешене кайгырту-төп максат итеп куела.

"Мохит". Казан бүген 425 квадрат километр мәйданны били. Яшел зоналар төзекләндерелә, яшеллек арттырыла. Төзелешләрне шәһәр эчендә үткәрү яки киңәя бару мәсьәләсе әле өйрәнелә.

"Икътисад". Инновацион технологияләргә йөз тотылачак. Кече эшкуарлык, аренда торак базары үстерелә.

- Нокса елгасы буйлары актив үзләштереләчәк. Җәмәгать транспортына игътибар бирелә. Казанда әле су юлы аз кулланыла. Казансу елгасы аша Яңа Савин районы тарафыннан Совет районының Совет мәйданына чыгучы күпер төзеләчәк. Универсиада һәм аңа бәйле төзелешләр кайчандыр шулай ук кул җитмәс кебек хыял иде. Башкарылды бит, бу күпер дә төзеләчәк. "Мөмкинлекле мохит" программасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудыру дәвам итәчәк. Казанда 1,5-2 мең урынга исәпләнгән Конгресс-үзәк төзү зарур, анда оештырылачак халыкара конференцияләр Казан үсешенә булышачак,-диде Иван Кузнецов.

Мэр Илсур Метшин казанлыларны Казанның киләчәге турында кыю рәвештә хыялланырга чакырды.
- Стратегияне казанлылар белән берлектә әзерләү - максатыбыз, чөнки, стратегия халык өчен, - диде Илсур Метшин,- проектны әзерләүдә галимнәр, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, студентлар катнашты, казанлылар үз сүзен әйтте. Фикерләр һәм тәкъдимнәр әле сентябрьгә кадәр кабул ителә.

"Стратегия казанлыларны берләштерсен. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казанны үстерәчәкбез", - дип, ышаныч белән әйтте мэр Илсур Метшин.

Казанның социаль-икътисади үсеш стратегиясенә Яңа Савин районындагы Гаврилов урамыннан Казансу елгасы аша күпер төзеп, М-7 "Волга" федераль автотрассасына Дәрвишләр бистәсен урап узучы юл төзү кертелсен иде. Уйлавымча, бу юл көн саен диярлек аварияләр теркәлүче өченче транспорт дамбасын, Компрессорлар заводы янәшәсендәге юл ялганышларын, Дәрвишләр бистәсен транспорт ташкыныннан, иртә-кич хасил булучы бөкеләрдән нык бушатыр иде. Иван Кузнецов моны "яхшы идея" диде. Белмәссең, анда да күпер салынса, Казанга Биектау, Арча, Әтнә, Саба якларыннан эшкә килеп йөрүчеләрне дә бәхет басачак.

Фото: tatarstan.vsedomarossii.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading