16+

Студентлар көнендә бәйрәм программасы саллы булачак

Иртәгә, 25 гыйнвар көнне, Россия студентлар көне билгеләп үтәләр. Татарстан өчен бу зур бәйрәм. Республикабызда 200 меңгә якын студент белем ала бит. Бәйрәм программасы да саллы булачак.

Студентлар көнендә бәйрәм программасы саллы булачак

Иртәгә, 25 гыйнвар көнне, Россия студентлар көне билгеләп үтәләр. Татарстан өчен бу зур бәйрәм. Республикабызда 200 меңгә якын студент белем ала бит. Бәйрәм программасы да саллы булачак.

Казан Федераль университеты УНИКС концертлар залында студентлар өчен зур концерт тамашасы әзерләгән. Кичә 15.30да башланачак. Университетта мондый зур бәйрәм 2005 елдан оештырылып килә. Традиция буенча Федераль университет студентлары ректор белән очрашачак.

Шулай ук, бу көнне 90 студентка (22 - аспирант, адъюнкт; 48 - югары уку йорты, хәрби училище, МЧС белем бирү оешмасы студентлары; 20 - һөнәри белем бирү учрежденияләре) Татарстан Республикасы Президенты исеменнән дәүләт премиясе бирәчәкләр.

Елның иң көтеп алынган чарасы ул, әлбәттә, "Ел студенты" премиясе. Бу көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу сәхнәсенә йөзгә якын иң яхшы студент күтәреләчәк. Быелгы премиядә республиканың 18 шәһәреннән 567 кеше катнашырга теләк белдергән. Гаризалар күбрәк Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән килгән. Инде берничә ел студентлар премиясендә һөнәри белем бирү учрежденияләре дә катнаша. Быел көллият һәм техникум укучыларыннан да йөзгә якын гариза килгән. Киләсе елга аларның үз премиясе булачак.

- Бу матур тарихы булган студентлар бәйрәме. Аңа аеруча да игътибарлы булырга тырышабыз. Студент яшьләр белән эшләү республика сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. "Ел студенты" дип билгеләнгән студентлар бүген республикабызның әйдәп баручы белгечләре, - диде Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Гадәттәгечә, премиянең иң популяр номинацияләре - "Ел интеллекты" (92 гариза), "Ел җәмәгатьчесе" (65 гариза), "Ел спортчысы" (57 гариза), "Елның иҗади шәхесе" (50 гариза), "Гран-при" (48 гариза). "Ел студенты" исеменә дәгъва кылган кешенең академик бурычлары булмаска тиеш. "Ел интеллекты» исә гомумән сессиясен гел "алтынга", ягъни, дүртле-бишле билгеләренә генә ябарга тиеш. «Гран-при» иясе исә укуда гына түгел, иҗтимагый тормышта, спортта, иҗатта да башкаларга үрнәк булырдай студент.

Берничә басылган фәнни эше булуы шарт. Төп җиңүчегә айфон һәм үзе теләгән дөньяның теләсә кайсы уку йортында белем алу мөмкинлеге бирелә. Мәсәлән, 2015 елда җиңү яулаган Адинә Кульмасова бүген Барселонада белем ала. Узган елгы җиңүче Чаллы кызы Диана Мамакова хәзерге вакытта уку йорты сайлау процессында.

"Ел студенты - 2016" премиясе куючы-режиссеры Дмитрий Юдин белдергәнчә, быелгы премия төрле сюрпризларга бай булачак.

- 12 ел барган премиянең үз традицияләре бар, әлбәттә. Ләкин мин аңа яңа төсмер кертергә ниятлим. Әлегә бары берничә серне генә ачам. Быел залда ике алып баручы гына булмаячак. Кичәне танылган шәхесләр, спортчылар, сәясәтчеләр дә алып барачак. Яшьләр оркестры белән кызыклы эксперимент әзерләдек. Шулай ук танылган 5sta Family төркеме чыгыш ясаячак, - диде Дмитрий Юдин.

Әйтергә кирәк, "Ел студенты" премиясе илнең башка төбәкләренә дә үрнәк булды. Татарстан инициативасы буенча Россия күләм иң беренче студентлар премиясе 2014 елда Казанда узды. Моңарчы регионнар студентлар арасында зур чаралар оештырмый иде.

- Кызганыч, мин үзем "Ел студенты" бәйгесендә катнаша алмадым. Ул минем хыялымда гына калды. Мин анда катнашкан студентлардан ак көнләшү белән көнләшәм. Аларга уникаль мөмкинлек, чит илдә белем алу мөмкинлеге, бирелә бит. Иң яхшы студент буларак сәхнәдә басып тору да үзе ни тора, - диде Татарстан республикасының "Студентлар лигасы" президенты Элькин Искәндәров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading