16+

Суга батучы кызны коткарган нәни герой Кирилл Цветков үлгәнче аягында пуля йөрткән бабасын гына герой дип саный

Биектаудан 12 яшьлек Кирилл Цветков - ил күләмендә каһарман дип табылган малай.

Суга батучы кызны коткарган нәни герой Кирилл Цветков үлгәнче аягында пуля йөрткән бабасын гына герой дип саный

Биектаудан 12 яшьлек Кирилл Цветков - ил күләмендә каһарман дип табылган малай.

Күптән түгел ул ­Бөтенроссия «Батырлык йолдызлыгы» («Созвездие мужества») фестиваленең «Герой-балалар» номинациясендә бүләкләнде, аңа диплом, фестивальнең символик сыны һәм стена сәгате тапшырдылар. Ә Кирилл өчен иң кадерлесе - биш яшьлек Олесяның аңа ясап биргән рәсеме. Нәкъ менә шул кызчыкны малай суга батудан коткарып калган.

Кириллның батырлыгы турында җәй буе сөйләделәр. Кибеткә ипи алырга барган малай, Бөреле авылында буа янына килеп җитәрәк, кычкырган тавышларга сискәнеп туктый. Караса, бер кечкенә кыз суда чәбәләнә. Кирилл, ике дә уйламыйча, буага сикерә, кызның чәченнән эләктереп ярга алып чыга. Үлемнән чак калган Олеся күрше авылдан дәү әнисе янына кунакка килгән була. Аякларны гына чылатам дип, таеп китеп, суга егылган икән.

Бу хәлләрдән соң Кириллны районда да герой дип йөртә башлыйлар. Аңа рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр дә тапшырыла. Россия коткаручылар берләшмәсе иҗтимагый оешмасыннан да диплом бирәләр. Авылдашлары өчен зур герой булса да, Кирилл үзен һич кенә дә батырлар рәтенә кертми.

- Бу вакыйгалардан соң минем өчен берни дә үзгәрмәде, бары күбрәк игътибар гына тоя башладым, - ди ул.
Кирилл - күп балалы гаиләдән. Әтисе ерак юлларга йөри, әнисе тәрбияче, хәзергә кечкенә Матвей белән декрет ялында. Олылары Маргарита 13 яшендә. Кирилл белән җәһәт кенә әңгәмә корып алдык.

- Кирилл, синең яраткан китабың бармы?
- Александр Пушкин әсәрләрен яратып укыйм.

- Үрнәк алырдай героең кем?
- Минем өчен төп герой - бабам. Аның турында әти-әнием сөйләүләреннән генә ишетеп белсәм дә, бабамны нык хөрмәт итәм. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, яраланып кайткан. Үлгәнче, аягында пуля йөрткән.

- Син кечкенәдән йөзәсеңме?
- 6 яшьтә әти өйрәткән иде, шуннан бирле йөзәм.

- Яраткан фәнең бармы?
- Физкультура дәресе.

- Буш вакытыңда нишлисең?
- Җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөрим. Әле менә «Россия чаңгы юллары»нда катнаштым, уңышлы чыгыш ясадым.

- Киләчәктә кем булырга хыялланасың?
- Шофер.

- ?!
- Мине Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына барырга үгетлиләр дә, уйлыйм әле.

***
«Герой-бала» исемен Татарстанда беренче тапкыр Кирилл гына алса да, республикабызда сокланырлык, үрнәк алырлык кечкенә геройларыбыз тагын бар.

Чаллыдан Данил Садыйков фонтанга егылган 9 яшьлек баланы коткарган иде. Югары көчәнеш нәтиҗәсендә малай үзе вафат булды, Татарстанның батырлык орденын Данилның әтисенә тапшырдылар.
Түбән Камадан Булат Заһриев шулай ук арабызда юк. Ул әнисен яклаганда үлгән. Кунакка килгән ир-ат әнисенә бәйләнеп, буа башлагач, 13 яшьлек малай, аш бүлмәсеннән пычак алып чыгып, ир-атның аркасына кадый. Яра тирән булмый, ярсыган «кунак» малайны да, әнисен дә үтерә.

Ә Россиядә иң кечкенә герой Бурятиядә яши. Биш яшьлек Данила Зайцев апасы бәкегә төшеп киткәч, сәгать ярымнан артык аны, батмасын дип, тотып тора, куллары өшегәч, апасының копюшонына тешләре белән ябыша, күршеләре килгәнче, шулай түзә.


«Иң кадерле бүләк - Олесяның рәсеме», - ди Кирилл.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading