...Кызым 7нче сыйныфта укый. Сыйныфташларына караганда, күпкә тәбәнәгрәк. 5нчедә укыганда барысы да аны буйга узып китте. Әтинең әбисе дә бәләкәй буйлы булган. Кызымда да аның геннары, күрәсең... Кыскасы, сыйныфташлары кызымны “кечтеки”, “монда берәрсе бармы әллә, каян тавыш килә ул”, “дюймовочка” дип үчекли. Ә бала шуңа үртәлә, хурланган чаклары да юк түгел.
Безнең сыйныфта да тәбәнәк буйлы егет бар иде. Кыз кешегә буй алай ук мөһим булмаса да, егетләрдә кыска буй аеруча да комплекс тудыра, күрәсең. Сыйныфташым Тимурны да “мальчик с пальчик”, “коротыш”, “гномик” дип үчеклиләр иде. Без 8нчегә күчкәндә Тимур сыйныфтан юкка чыкты. Әти-әнисен башка шәһәргә эшкә күчергәннәр икән.
Бер елдан, физкультура дәресенә килде Тимур. Озын буйлы, мускулларын үстергән, чибәр. Барысы да “ах” итте. Бер ел эчендә ул буйга сыйныфташларны куып кына җитмәгән, ә бер башка узып та киткән иде. “Вәт син жираф!” – диде Тимурга кайберәүләр.
Комментарийлар