16+

Тамырларыңны барлау – изге гамәл

Нәсел-нәсәбеңне, тамырларыңны барлау, шәҗәрә төзү – изге гамәл.

Тамырларыңны барлау – изге гамәл

Нәсел-нәсәбеңне, тамырларыңны барлау, шәҗәрә төзү – изге гамәл.

Бу өлкән буынга хөрмәт, аларның яхшы эш-гамәлләре белән горурлану да булып тора. Җиде бабаңны белү фарыз дигән бит борынгы бабаларыбыз. 

Соңгы елларда халык арасында шәҗәрә төзү, шәҗәрә кичәләре, шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү киң таралды. Үзләренең буын чылбырын булдырырга омтылучылар саны арта бара. Әмма гаилә шәҗәрәсен төзергә уйлаганда, эшне нидән башларга, нәсел-ыруны барлар өчен, кайларга мөрәҗәгать итәргә, тулы мәгълүматны кайдан табырга һәм аны шәҗәрә агачына ничек төшерергә дигән сораулар туа. 

Әлбәттә безнең Әтнә районында да үзләренең нәсел шәҗәрәсен булдыру эше белән кызыксынучылар бар, ныклап шөгыльләнүчеләр дә аз түгел. Әлеге кешеләрне бергә түгәрәк өстәл артына җыеп, очраштырып, фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып, алдагы сорауларга җавапларны бергәләп эзлисебез килде. Нәкъ менә шушы максат белән Әтнә үзәк китапханәсендә “Нәсел җебе – шәҗәрә” исемле очрашу кичәсе оештырылды. Кичәнең махсус кунагы –Арча шәһәреннән килгән шәҗәрәләр төзү остасы, һәвәскәр тарихчы Шәфигуллина Венера Әлтәф кызы.

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, – дип мөрәҗәгать итте ул тыңлаучыларга. “Шәҗәрә төзү җиңел эш түгел, күп эзләнергә, күп өйрәнергә кирәк, ул күләмле, күп вакытны ала торган эш. Бу эшне башлаганчы, миңа бу эш нәрсә өчен кирәк дигән сорауга җавап табыгыз. Чөнки нәселне барлаганда күңелгә ошамаган фактлар да калкып чыгарга мөмкин. Метрикә кенәгәләрендә кешенең сәламәтлеге, мал-мөлкәте турында мәгълүмат теркәлгән була. Нәсел агачын әти буенча да, әни буенча да төзергә мөмкин. Шәҗәрәне дөрес төзүгә зур игътибар бирергә кирәк. Иң мөһим мәгълүмат – кешенең исем фамилиясен, атасының исемен, туган елын һәм кайда тууын белү. Иң беренче эшне нәселнең өлкән  кешеләреннән, әби-бабайлардан сорашудан башларга кирәк. Калган мәгълүматны зиратлардагы кабер ташларындагы язулардан, авыл җирлекләрендәге хуҗалык кенәгәләреннән, ЗАГС бүлекләрендәге язмалардан, дәүләт архивындагы метрикә кенәгәләреннән таба аласыз”, – дип эшне нидән башларга икәнен ачыклап үтте Венера ханым. 

Венера апа лаеклы ялга чыкканнан соң, шөгыль булыр дип тотынган бу эшкә. Бүгенге көнгә алты шәҗәрә эшләгән, алар өй стеналарын бизәп тора икән. Шәҗәрәгә кертеп булмаган мәгълүматны, хатларны, фотосурәтләрне, өстәмә материалларны аерым папкаларга туплап куюы турында да әйтте. Шул рәвешле ул шәҗәрә төзүнең мөһимлеге, ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч эш булуы турында сөйләде, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзе төзегән шәҗәрәләр белән таныштырып, килгән тамашачыларны шәҗәрә ясау серләренә төшендерде. Очрашуга килүчеләрнең кызыксындырган сораулары да шактый булды, Венера апа аларның һәрберсенә тәфсилләп җавап бирде, киңәшләрен җиткерде.

“Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе әгъзасы, китапханәче Гөлүсә Галимҗанованың махсус әлеге кичә уңаеннан иҗат иткән тирән эчтәлекле шигыре кичәбезне тагын да ямьләндерде. Һәркемгә дә бик файдалы, бик кызыклы булды бу җылы очрашу. 

Шәҗәрәләр безгә халкыбыз үткән юлны, данлы тарихын сөйли, киләчәк буынга күпер сала, безне үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбызны ачыкларга ярдәм итә. Тамырларыбызны белик, эзләник, киләчәк буыннарга мирас итеп калдырыйк.

 Алсу Әскәрова
Әтнә үзәк китапханәсе җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading