16+

Танылган йорт җиһазлары кибетеннән зарланучылар күп

2007 елда Роспотребнадзорга үз хокукларын яклауны сорап, 1283 кулланучы мөрәҗәгать иткән булса, 2016 елда аларның саны 8233кә җиткән.

Танылган йорт җиһазлары кибетеннән зарланучылар күп

2007 елда Роспотребнадзорга үз хокукларын яклауны сорап, 1283 кулланучы мөрәҗәгать иткән булса, 2016 елда аларның саны 8233кә җиткән.

Алар арасында иң активлары - Казан һәм Түбән Кама халкы. Республика районнарына килгәндә, Спас районында яшәүчеләр дә үз хокукларын яклый белә. Татарстанның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сүзләренчә, элек халык күбесенчә товарның сыйфатыннан гына зарланса, соңгы елларда алынган мөрәҗәгатьләрдә хезмәт күрсәтүдән канәгать булмаучыларның саны артуы күзәтелә.

- Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 60 проценты - торак-коммуналь хуҗалык, финанс, көнкүреш һәм элемтә хезмәтләреннән зарланучылар. Аеруча матурлык салоннары, чәчтарашханәләрдән күп зарланалар. Сәүдә өлкәсенә килгәндә, мөрәҗәгатьләрнең 42 проценты техник товарларның сыйфаты белән бәйле. Сатучылар гаджет, көнкүреш техникасын ремонтлаудан баш тарта яки аның срогын кичектерә, яраксыз товарны яңасына алыштырудан баш тарта, акчаны кайтармый. Интернет кибетләрдән, иминият компанияләреннән, микрофинанс оешмаларыннан зарланучылар да артты, - дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

2016 елда ведомство хезмәткәрләре ярдәмендә татарстанлылар суд аша 14,5 миллион сум акчаларын кайтарган. Хокук яклаучыларга, милеккә кагылышлы бәхәсләрне чишүне сорап, 478 тапкыр судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

Аерым очракларга килгәндә, республика халкы "Много мебели" бренды астында эшли торган кибетләрдән күп зарлана. Әлеге кибетләр район җирлекләрендә дә бар. Аларны шәхси эшмәкәрләр ачкан.

- Бер эшмәкәрдән зарланып йөз мөрәҗәгать кабул ителде. Ул товарны йә вакытында китермәгән, яки аның урынына башкасын җибәргән. Икенче бер эшмәкәргә 36 тапкыр штраф язылды. Штрафларның күләме зур түгел, әлбәттә, шуңа да ул тиз генә төзәлергә ашыкмый, - ди Марина Трофимова.
Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итүчеләрнең күбәюе кулланучыларның грамоталыгы арту белән бәйле. Узган елны 17 мең кеше консультация алган, матбугат чараларында 2 мең мәгълүмати материал бастырылган, 13 мең кешегә лекция укылган, 11 тапкыр "кайнар линия" оештырылган.

Сүз уңаеннан: үткән елны Татарстан кулланучылар союзына 3032 кеше мөрәҗәгать иткән. Сөт продукциясенә, кондитер һәм казылык эшләнмәләренең сыйфатыннан зарланучылар күп. Кесә телефоны, мебель, автомобиль, ишек, пластик тәрәзә, аяк киеменең сыйфаты да ышаныч тудырмаган. «Ашан» гипермаркетын тикшерү барышында ярмаларның ярлыгында җаваплы кешенең имзасы һәм оешма пичәте булмавы ачыкланган. Товарга бәя бертөрле куелган, кассада икенче бәя күрсәткән очраклар да булган. Тутырып куелган товарларның авырлыгы күрсәтелгән саннардан 8-10 граммга азрак булып чыккан. «Астория» ресторанында да җитешсезлекләр табылган. Анда тәкъдимнәр китабы юклыгы ачыкланган. Продукциянең составы, калориялелеге турында язылмаган мәгълүматлар дөрес түгел. «Monigue» матурлык салонында һәм "9 месяцев" клиникасы эшчәнлегендә дә җитешсезлекләр булган. "Стоматология - Дэнс+" клиникасы инвалидлар өчен пандус урнаштырмаган.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading