16+

“Татар эшмәкәрләре арасында шәхси мәктәпләр ачарга теләүчеләр бар”

24-26 апрель көннәрендә Казанда III бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак.  Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ачыклык керткәнчә, әлеге съез дүрт елга бер тапкыр оештырыла. Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены исә – ике елга бер. 

“Татар эшмәкәрләре арасында шәхси мәктәпләр ачарга теләүчеләр бар”

24-26 апрель көннәрендә Казанда III бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак.  Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ачыклык керткәнчә, әлеге съез дүрт елга бер тапкыр оештырыла. Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены исә – ике елга бер. 

Съездда Татарстан районнарыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 15 ерак һәм чит илләрдән, шул исәптән Белоруссия, Болгария, Казакстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия һәм Эстониядән 500дән артык делегат катнашачак. 
24 апрельдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә съездның пленар утырышы үтә. Шулай ук монда кул эшләре остаханәсе эшләячәк. Соңрак гүзәл затлар “Сөембикә” журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашыр дип көтелә.  

–  25 апрельдә делегатлар “Бала-Сити”, “Алга скул” мәктәпләре, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән танышачак. Әлегә кадәр узган съездда катнашучылар балалар бакчалары эше белән танышса, быел заманча методика белән эшли торган шәхси мәктәпләргә алып барачакбыз. Алар милли мәгариф торышын шәхси мәктәпләр үрнәгендә күрә алачак, – дип сөйләде Данис Шакиров матбугат очрашуында. 

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова искәртеп узганча, элек татар эшмәкәрләре арасында мәктәпләр тотучылар шактый булган. 

– Бер Хөсәеновлар гына 52 мәдрәсә-мәктәп ачкан. Бу әле бер нәсел. Ә андыйлар күп. Омск, Әстерхан, Башкортстан, Оренбург якларында... Шуны истә тотып, хатын-кызларыбызның шәхси мәктәпләрнең ничек эшләвен күрәсебез килә дигән теләкләрен дә күз уңында тотып, Казанда эшли торган ике шәхси мәктәпне сайлап алдык. Киләчәктә төбәкләрдә дә шундый мәктәпләр ачылыр дигән өмет бар, – диде ул. 
Бүгенге көндә төбәкләрдә бу юнәлештә эшли торган эшмәкәрләр бар икән. 

–  Оренбург өлкәсенең Каргалы авылында мәктәптәге дәресләрдән соң йөзләп кыз бала аерым бинага җыелып, татар һәм инглиз телләрен, кул эшләренә өйрәнәләр, нәфис гимнастика белән шөгыльләнәләр. Анда ундүрт укытучы эшли. Бинаны бер хәйрияче тота, әмма үзенең исемен әйтергә теләми. Укытучыларга хезмәт хакын да ул түли, – ди Кадрия Идрисова. 

 "Оренбург шәлчеләре" предприятиясе директоры Альбина Әбсәләмованы да үрнәк итеп китерде. 

–  74 баланы шәл бәйләргә өйрәтә ул. Чимал белән үзләре тәэмин итәләр, бәйләгән шәлләрен сатып, акчасын да балаларга бирәләр, анда хәтта малайлар да укый. Шәхси мәктәп ачу теләкләре бар, – диде спикер.
25 апрельдә делегатлар өч дискуссия мәйданчыгында да катнашачак. Алар өч юнәлештә алып барыла: татар гаиләсендә 3 һәм 7 буын хәрәкәте; татар гаиләсендәге тәрбия; татар гаиләсендә эшмәкәрлек. 

Шул ук көнне “Адымнар” мәктәбендә “Калфак туе” узачак. Кичен съездда катнашучылар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектаклен тамаша кылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading