16+

Татарстан БРИКС саммитына тарихи китап әзерләде

Казанда 22-24 октябрьләрдә БРИКС саммиты узачак.

Татарстан БРИКС саммитына тарихи китап әзерләде

Казанда 22-24 октябрьләрдә БРИКС саммиты узачак.

Әлеге олы вакыйга уңаеннан “Архитектурная жемчужина Казанского Кремля: губернаторский дворец в прошлом и настоящем” дигән китап чыгарылды.

– Казан Кремлендә йөргәндә император Николай I шәхсән үзе Губернатор сарае төзелешенә урын күрсәткән. Әлеге бинага хәзер Татарстан Рәисе резиденциясе урнашкан. Биредә бүген дә республика тормышы өчен мөһим эшләр хәл ителә. Бу китап рус телендә, аны татар телендә дә бастыру нияте бар. Китап БРИКС илләре саммитында катнашучыларга бүләк ителәчәк, – диде Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Китап чыгару Татарстан Рәисе администрациясе башлангычында гамәлгә ашырылган.

– Тарихи документларга бай булган бу китап Татарстанны, Казанны дөньяга танытырга ярдәм итәчәк, – диде тарих фәннәре кандидаты Евгений Долгов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading