16+

Татарстан нефтенә – 70 ел

«Татнефть» ААҖ Татарстан Республикасының профессиональ рәссамнары арасында Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган бәйге игълан итә

Татарстан нефтенә – 70 ел

«Татнефть» ААҖ Татарстан Республикасының профессиональ рәссамнары арасында Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган бәйге игълан итә

БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ:
- бу тармакка нигез салган беренче нефтьчеләрнең истәлекләрен мәңгеләштерү;
- нефть темасын беренче урынга куйган 50-60 нчы еллар рәссамнарының традицияләрен дәвам иттерү;
- бүгенге заман нефтьчесе образын чагылдыру;
- үсеп килүче буында нефтьче һөнәренә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, Татарстанның профессиональ рәссамнарының нефть чыгару тарихын һәм «Татнефть» компаниясенең бүгенге көнен чагылдыруда иҗади уңышларын күрсәтү;
- классик рәсем сәнгатенең иң яхшы традицияләрендә эшләүче рәссамнарга ярдәм күрсәтү.
КАТНАШУ ШАРТЛАРЫ:
Бәйгегә җибәрелгән эшләр өч номинациядә кабул ителә:
- буяу кулланып ясалган рәсемнәр (нефть чыгару тарихы турында сөйләүче сюжетлы-тематик полотнолар, портрет, эпик пейзаж);
- графика (жанрлы, портрет);
- декоратив-гамәли сәнгать.
БӘЙГЕ ИКЕ ЭТАПТА УЗДЫРЫЛА:
1 нче этап - эшләрнең эскизлары электрон рәвештә 29 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр икенче этапта катнашу мөмкинлегенә ия булалар, аларга бу хакта оештыру комитеты тарафыннан 5 апрельгә кадәр хәбәр ителә.
2 нче этап - тәмамланган эшләр 28 июньгә кадәр тапшырылып бетә.
Бәйгедә катнашучыларның эшләре махсус бастырылган каталогта һәм 2013 елның август-сентябрь айларында булачак күргәзмәдә урын алачак. Номинацияләрнең җиңүчеләре һәм призерлары акчалата бүләкләнәчәк. Бәйге нәтиҗәләре буенча «Татнефть» ДК предприятиеләре катнашучыларның эшләрен сатып алырга да мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading