16+

Татарстан студентлары Төркиядә дә, Мисырда да “чүкеч” тотып йөри

Быел 12 мең 218 егет белән кыз төзелеш отрядларында эшләгән.

Татарстан студентлары Төркиядә дә, Мисырда да “чүкеч” тотып йөри

Быел 12 мең 218 егет белән кыз төзелеш отрядларында эшләгән.

Россиядә студентларның төзелеш отрядлары оешуына 65 ел тулды.

 –Студентлар укудан аерылмыйча 58 белгечлеккә курслар уза ала. Һөнәр училищеларында бу эш Россия грантлары ярдәмендә башкарыла. Техник һөнәрләр төзелеш отрядларында эшләгәндә бик кирәк. Яшьләр белән эшләү “Татарстан яшьләре” программасы нигезендә дә алып барыла. Әлеге программаның авыл яшьләренә, яшьләрнең милләтара мөнәсәбәтләренә кагылышлы аспрограммалары да бар. Студентларның төзелеш отрядларына кагылышлы аспрограмма да булдырылачак, – диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

“Республиканың студентлар төзелеш отрядлары үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Ислаев таныштырганча, быел 6287 студент һөнәр курслары узган.

– Татарстанның 54 предприятиесе белән хезмәттәшлектә торабыз. Безнең студентлар Татарстанда, Россия төбәкләрендә, шулай ук Белоруссиядә, Кыргызстанда,Төркиядә, Мисырда һәм Бангладешта эшләде, үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәттеләр, – диде Василий Ислаев.

Казандагы югары уку йортларында белем алучы Айгөл Минникаева –  Белоруссиядә, Габделмалик Асоев – Мисырда, ә Александр Решетняк “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә студентларның төзелеш отрядлары сафында эшләп алган. Алар егетләрне һәм кызларны төзелеш отрядларына язылырга чакырды. Студентларның төзелеш отрядлары җәйге айларда гына түгел, ә ел дәвамында туплана.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading