16+

Татарстан – туганнарча тату яшәүнең үрнәге

Казанда «Россия Федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләү һәм мониторинг үткәрүнең уңай тәҗрибәсе» темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция бара.

Казанда «Россия Федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләү һәм мониторинг үткәрүнең уңай тәҗрибәсе» темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция бара.

Пленар утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев Россиянең 34 шәһәреннән килгән 127 галимгә Татарстан Президентының котлавын ирештерде. Дуслык ул Аллаһы Тәгалә бүләге түгел, аның өчен көн дә хезмәт куярга кирәк, дигән юллар бар Президент котлавында. Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов үзенең чыгышында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дә, хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановның да республикада милләтара дуслыкны саклауга зур тырышлык куюларын ассызыклады. Президентның: «Белем алырга килүчеләргә, биредә яшәргә теләүчеләргә Татарстан Республикасы ачык», - дигән сүзләрен дә искә алды ул. Доклад ясарга чыккан Александр Терентьев:

- Президент: «Җирле халыкның тынычлыгын бозучыларга республикада урын юк», - дип тә әйтте бит, - дип, фикерне йомгаклап куйды.

- Узган ел чиркәүләргә ут төртү очраклары булды, әлеге террорлык актлары республикадагы милләтара дуслыкны какшата алмады.
Ислам җәмгыятьләре мондый гамәлләрне беренчеләрдән булып гаепләп чыкты, чиркәүләрне кабаттан торгызу өчен акча җыйды. Торгызылган чиркәүләр инде эшли, - диде Александр Терентьев.

Россия Фәннәр Академиясенең социология институтының милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева:

- Татарстанда күпсанлы милләт вәкилләренең туганнарча дус-тату яшәве Россиянең барлык төбәкләре өчен үрнәк мисал, - диде. Ул «толерант» төшенчәсе урынына «килешеп» (согласие) сүзе кулланыла башланачагын да хәбәр итте.

Конференциянең секция эшләре: милли сәясәт, дини мөнәсәбәтләр, миграция мәсьәләләре буенча фикер алышуга һәм тәҗрибә уртаклашуга корылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading