Европа сыйфат атналагы дөньяның күпчелек илләрендә үткәрелә, быел ул 9-15 ноябрь көннәренә туры килде.
Шушы вакыт аралыгында товарлар белән хезмәтләрнең сыйфатына аеруча зур игътибар бирелә. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе дә республикадагы азык-төлек сыйфаты сагында нык тора.
Республика буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова сүзләренчә, ел башыннан бүгенге көнгәчә кулланучылардан 4,5 мең шикаять кабул ителгән. Соңгы өч елны карасак, елына уртача 6 мең моң-зар килеп ирешә. Бу халыкның үз хокуклары белән кызыксына һәм белә башлавы турында сөйли.
- Азык-төлек сатучы оешмаларда планлы һәм планнан тыш үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1884 партия азык-төлек продукциясе алынды, аның күләме 35 мең килограммга якын. Норматив таләпләре туры килмәгән 43 фальсификацияле сөт продукциясе дә сатудан алынды. Аларны җитештерүче оешмаларның күбесе Татарстаннан читтә урнашкан, - дип сөйләде Марина Трофимова.
Фото: kapital.kz
Комментарийлар