16+

Татарстанда 57 мең литр хәмерле эчемлекләр тикшерү узмаган

Татарстанлылар түләүле белем бирү хезмәтләренә ешрак зарлана башлаган. Андый шикаятьләр саны биш тапкырга арткан.

Татарстанда 57 мең литр хәмерле эчемлекләр тикшерү узмаган

Татарстанлылар түләүле белем бирү хезмәтләренә ешрак зарлана башлаган. Андый шикаятьләр саны биш тапкырга арткан.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова хәбәр иткәнчә, республика халкыннан ведомствога 14 мең шикаять килеп ирешкән. Аларның 43 проценттан артыгы кулланучылар хокуклары мәсьәләләренә туры килә. 30 проценты – сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар белән бәйле. Калганы – теге яки бу хезмәт күрсәтүгә кагыла. 

– Быел түләүле белем бирү хезмәтләре сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләр арту күзәтелә. Аларның саны биш тапкырга күбрәк. Бу хезмәт күрсәтүне дистанцион ысул белән күрсәткән бер мәгариф компаниясе гамәлләренә карата булган мөрәҗәгатьләр белән бәйле. Килешүне берьяклы тәртиптә өзәргә карар кылган гражданнарга йә акчаны бөтенләй кайтармаганнар, йә сумманың 30 процентын тотып калганнар. Роспотребнадзор идарәсе бу оешмага карата дәгъваларны төзергә ярдәм итте, һәм безнең булышлык белән кулланучыларга барлыгы 5 миллион сумга якын акча кайтарылды, – дип сөйләде спикер матбугат очрашуында.

Шулай ук Булатова килешүләр төзегәндә бөтен шартларны укырга, кредит акчалары җәлеп ителгәндә аеруча игътибарлы булырга киңәш итте. Ә бер очракны башкаларга сабак булсын дип искә алды.

– Ел башында ябылган бер фитнес-үзәккә абонементлар сатып алган казанлылар файдасына 1 миллион сумга якын акча түләтелде. Шуның 300 меңе – мораль зыянны компенсацияләү. 69 кулланучыны яклап коллектив дәгъва белдердек. Әлеге фитнес-үзәк узган ел ахырында массакүләм рәвештә абонементлар саткан, ләкин 2024 елның гыйнварында үз эшчәнлеген туктаткан. Абонемент сатып алучыларның күбесе ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать иттеләр. Әгәр дә башкаручы килешүдә фитнес-хезмәт күрсәтүләр өчен өченче зат хисабына түләргә кирәклеген язса, акчаларның өченче затка түләнүенә карамастан, кулланучының башкаручы белән килешүне өзү мөмкинлеге бар, – дип аңлатты Юлия Булатова.

Кибетләрдә, шул исәптән интернет-кибетләрдә ташламалар, төрле акцияләр оештырылганда да кулланучыларның ялган корбаны булуларын билгеләп үтте ул. 

Теге яки бу товарны алганда акция шартларын өйрәнергә кирәклегенә дә басым ясалды. Акциядә алынган товарны кире кайтарып яки алыштырып булмый дигән сүзләргә ышанырга кирәкми, диде. 

Кулланучылар базарында булган проблемаларны Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова да атады. Беренче чиратта бу фальсификацияләнгән һәм сыйфатсыз продукциянең, ялган әйберләр ассортиментының арту проблемаларына кагыла. Үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, гади кулланучыга сыйфатсыз товарлар тәкъдим итү очраклары кимеми. Традиция буенча, сөт продукциясендә составны алыштыру, продуктны үсемлек майлары кушу, куркынычсызлык таләпләрен бозу фактлары ачыклана. 

– Моннан тыш, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе 9 күпләп сату оешмасының республикага кертелә торган 35 337 алкоголь продукциясенең сыйфатына, куркынычсызлыгына, җитештерүнең легальлеген һәм әйләнешен тикшерүне уздыру турында 4180 мөрәҗәгатен кабул итте. Нәтиҗәдә, 9325 исемдә 2400 меңнән артык литр алкоголь продукциясе тикшерелде. 57,6 мең литр алкоголь продукциясе (тикшерелгән гомуми күләмнең 2,4 проценты) бракка чыгарылды. Төп сәбәпләренең берсе – алкоголь эшләнмәләренең маркировка таләпләренә туры килмәве. Бу – гомуми күләмнең 55 проценты. Шулай ук 38 процентының составы туры килмәгән, – диде спикер. 

Республиканың эчке базарына 2333 мең литр алкоголь продукциясе кертелгән. Тулаем алганда, 2024 елда кертелгән алкоголь продукциясе күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading