16+

Татарстанда хыяллар чынга аша

Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда мәктәп укучыларының Республика Яңа ел Чыршы бәйрәме булып узды. Быелгы тамашаның темасы исә «Татарстанда хыяллар чынга аша» дип атала.

Татарстанда хыяллар чынга аша

Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда мәктәп укучыларының Республика Яңа ел Чыршы бәйрәме булып узды. Быелгы тамашаның темасы исә «Татарстанда хыяллар чынга аша» дип атала.

Чыршы бәйрәмендә 7-11 нче сыйныф укучылары - барлыгы 7 меңләп укучы катнашты. Шуларның 2 меңләбе Татарстан районнарыннан чакырылган иде. Алар - иҗтимагый тормыш лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре. Укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлау эше Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка тапшырылган иде.
Чараның төп идеясе балаларның иң матур хыялларын гамәлгә ашыру булгандыр. Сценарий нигезенә хыяллары нәкъ менә Татарстанда «чәчәк аткан» билгеле кешеләрнең тормышларыннан алынган вакыйгалар салынган иде.
Якынлашып килүче Ат елының төп символына бәйле төрле ассоциацияләр тирәсендә корылган тамаша иде бу. Төп образларның берсе исә дага. Әйләндереп салынган дага быел җәй булып узган Универсиаданы символлаштыручы «U»ны хәтерләтә бит ул. Әлеге хәрефне янтайтып куйсаң, 2014 елгы Олимпиада уза торган Сочины хәтергә төшереп, «С» хәрефе килеп чыга. Оештыручылар моның белән Казанның спорт ярышлары эстафетасын Сочига тапшыруын аңлатканнар.
«Бүген республикабызга сезнең кебек акыллы, белемле, стандарт булмаган карарлар кабул итә ала торган иҗади кешеләр кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков укучыларга үз чыгышында. Тамаша ахырында укучыларга ел символы - Ат-капчыкка тутырылган тәм-томнар өләшенде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading