16+

Татарстанда ясалган лифтларны куллана башлыйбыз

Республикада 2008-2023 еллар дәвамында күп фатирлы 11 863 йорт капиталь төзекләндерелде, нәтиҗәдә 2 миллионнан артык кешенең торак шартлары яхшырды.

Татарстанда ясалган лифтларны куллана башлыйбыз

Республикада 2008-2023 еллар дәвамында күп фатирлы 11 863 йорт капиталь төзекләндерелде, нәтиҗәдә 2 миллионнан артык кешенең торак шартлары яхшырды.

Без булдырдык!
Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, Татарстан 2004 елда торак һәм коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә керешкән иде. 2007 елның июлендә кабул ителгән “Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында”гы федераль канун эшнең колачын тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирде. 

– Торак йортларны төзекләндерүгә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев старт биргән иде. Шул вакытта ук зур эшләр башкарылды, – дип искә төшерде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Торак йортларны төзекләндерү буенча эшчәнлектә Татарстан инде билгеле бер тизлеккә ирешкән була. Шунлыктан, республика федераль проект кысаларында каралган 6 миллиард 652 миллион сумны 2008-2009 еллар эчендә үк “эшкә җигеп бетерә”.

Татарстан 44 республика программасын гамәлгә ашыра. Күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерүгә ел саен 6 миллиард сумнан артык акча тотыла. 

– Капиталь төзекләндерү инде хәзер үзебезнең хисаптан гына башкарыла, федераль бюджеттан акча күчерелми. Финанс чыганакларының 60 проценты – милекчеләр түләүләре, ә 20 проценты – республика бюджеты һәм 20 проценты муниципалитетлар чыганаклары. Капиталь ремонт өчен торакның һәр квадрат метрыннан 7 сум 70 тиен түләү туплана. Бу таләпне һәр йортның да башкаруы зарур, – диде Алексей Фролов.
Быел капиталь ремонт программасына күп фатирлы 766 йорт алынган. Моның өчен 8 миллиард 468 миллион 512 мең сум акча тәгаенләнгән. Ләкин, 3 йортның милекчеләре “капиталь ремонт үткәртергәме, әллә үткәртмәскәме?” дип, һаман бер уртак фикергә килә алмыйча йөри икән. Күп фатирлы 600 йортта төзекләндерү эшләренә керешелгән.

– Алга таба күп фатирлы йортларга Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә ясала торган лифтларны да урнаштырачакбыз. Белоруссиядән дә лифтлар кертү дәвам итә, – диде Алексей Фролов.

Казанда октябрь аенда узачак БРИКС саммитына әзерлек кысаларында биналар, урамнар, парклар төзекләндерелә. Алексей Фролов әйтүенчә, саммитка кагылышлы әзерлек эшләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе күзәтчелектә тота.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading