16+

Татарстанда сыерларны «КАМАЗ»дан вәхшиләрчә бушатучыларга карата тикшерү эшләре башланган (ВИДЕО)

Интернет челтәрендә Лениногорск районында «КАМАЗ» йөк машинасыннан сыерларны бушатуы видеосы барлыкка килде.

Татарстанда сыерларны «КАМАЗ»дан вәхшиләрчә бушатучыларга карата тикшерү эшләре башланган (ВИДЕО)

Интернет челтәрендә Лениногорск районында «КАМАЗ» йөк машинасыннан сыерларны бушатуы видеосы барлыкка килде.

Роликта терлекләр өчен махсус урынга килеп баскан йөк машинасының ачык ян ягыннан сыерларны вәхшиләрчә төшерүе күренә, алар берсе өстенә берсе төшәләр, тиз генә торып китә алмыйлар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге хәл Иске Иштирәк авылындагы "Лениногорск" агрофирмасы бүлеге территориясендә килеп чыккан.

Искәртеп үтик, мөгезле эре терлекне күчерү өчен махсус трап каралган, ул терлекләрне куркынычсыз рәвештә төяү һәм бушату өчен булдырылган.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Интернетта Лениногорк районында «КАМАЗа»дан кырга вәхшиләрчә сыерлар көтүен бушаткан видеоролик барлыкка килү белән бәйле тикшерү үткәрергә йөкләгән, дип хәбәр иткән «Татар-информ»га республика прокурорының өлкән ярдәмчсе Руслан Галиев.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, мөгезле эре терлекне автотранспортта күчерү кагыйдәләренә бәйле закон таләпләрен үтәүгә, шулай ук күчерелүче терлекләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җавап биргән вазыйфаи затларның гамәлләренә юридик бәя биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading