Казан белән Курган өлкәсенең Сафакүл районы арасын төгәл исәпләгән кеше булмагандыр әле. Әнә шул төбәктә туып үскән, Екатеринбург федераль университетының физика факультеты студенты, 19 яшьлек Илфат Хәйруллин моны төгәл исәпләгән. Ул 1 мең 1 йөз километр араны ун көн эчендә Казанга велосипедта килде. Аның сәяхәте хакында Илфатның үзе белән сөйләштек.
- Илфат, ничек курыкмыйча берүзең шундый чакрымнарны узарга уйладың? Әти-әниең каршы килмәделәрме?
- Мин башта велосипедта авыл араларында гына йөри идем. Өч ел элек абыем Дамир белән әниебезнең туган авылы 400 километр ераклыктагы (Свердловск өлкәсе) Багламыш авылына бардык. Ул чакта әти-әни каршы килмәде. Быел җәйге ялымда Екатеринбургта гына эшләрмен, дип уйлаган идем. Июнь аенда абыемның хатыны интернеттан велосипедта сәяхәт итүче бер егетнең отчетын укырга җибәрде. Шул көннәрдә мин Ханты-Мансий округына яшьләр форумына китеп бардым. Шунда велосипедта Казанга бару уе килде. Аннан кайттым да сәяхәткә әзерләнә башладым. Беренче көннәрдә унар километр юл уздым. Аннары 60 ка җиткердем. Китәргә бер атна кала гына әти-әнигә үземнең планнарымны әйттем. Алар куркып калды. "Велосипедың ватылса, яшенле яңгырлар яуса нишләрсең? Ичмаса берәр иптәшеңне ал" - диделәр. Әти хәтта: "Грециягә барырга акча бирәм, рәхәтләнеп ял итеп кайтырсың", дип ялынды. Әмма минем күңел әбиемнең туган ягы булган Татарстанга ашкынды. Ни өчендер мине чит илләр, кыйммәтле телефоннар кызыксындырмый. Үземнең җыеп барган стипендияләремне, кирәк-яракларны алдым да юлга кузгалдым. 19 июльдә абый Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәренә кадәр озатып куйды. Ә мин 21 июльдә 12 сәгатьтә аннан китеп бардым.
- Велосипедта сәяхәт нәрсәсе белән кызыктырды?
- Аның нинди кызыклыгын әйтеп аңлатып бетереп булмый. Мин башка яшьләргә дә якын араларга булса да, велосипедта йөрергә тәкъдим итәр идем.
- Тагын нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсең?
- Бокс буенча ярышларда катнашканым булды. Хәзерге вакытта урам гимнастикасы воркаут белән шөгыльләнәм.
- Бәлки велосипедта җитезрәк йөрергә башка спорт төрләре дә ярдәм итәдер...Көненә ничәшәр километр юл узарга туры килде? Кунар өчен урыннарны кайларда сайладың?
- Беренче көнне 70 километр юл узгач, Чиләбе өлкәсенең Әлми авылындагы бер йортка тукталдым. Башта әби белән бабай куркып калсалар да, үзләре кунакчыл кешеләр булып чыкты. Аннары мунча ягып, кунак итеп җибәрделәр. Икенче көнне аннан сәгать җидедә киттем. Юлда барганда каршыма велосипедта килүче бер кыз очрады. Үзе генә Германиядән Кытайга баруы икән. Русча да сөйләшә белә. Аның белән сөйләшеп утырдык та юлны дәвам иттем. Ул якларда бик чиста сулы Тургаяк дигән күл бар. Шунда минем арттан әти-әни дә машинада килеп җиттеләр. Златоуст шәһәрендә тагын бер велосәяхәтче очрады. Аның белән экскурсияләргә йөрдек.
- Юлда каршылыклар очрамадымы соң? Сине иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды?
- Велосипед белән тауларга күтәрелү авыр булды. Үземнең транспортыма күз тиде, ахрысы. Уфада покрышканы алыштырырга туры килде. Авылларда кунарга тукталган күпчелек татар кешеләренең артык ышанучан, шул ук вакытта мәрхәмәтле булулары гаҗәпләндерде мине. Ишек алларында гына палатка куеп йокларга сорыйм, ә алар өйләренә чакырып ашатып-эчертеп җибәрәләр. Алар минем кем икәнлегемне дә белмиләр, югыйсә. Кызганыч, алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырлык дәрәҗәдә туган телемне белмим. Киләчәктә мин татар телен барыбер өйрәнәчәкмен.
- Уфа белән Казан арасын ничә көн уздың?
- Алты көндә Казанга килеп җиттем. Үземә ошаган урыннарда мин озаккарак тукталдым. Чаллыдагы туганнарымда ике көн булдым. Шулай ерак арага сәяхәткә чыгуыма алар да гаҗәпләнделәр. Велосипедта булгач, акчасы янга кала, дип уйлаучылар да бардыр... Әмма чит илдә ял итеп кайтуга тотылганнан да күбрәк акча китте инде.
- Татарстанга килеп кергәч нинди хисләр кичердең?
- Ул хисләрне әйтеп аңлатырлык түгел. Минем килеп керүгә "Татарстан!" дип кычкырганымны бөтен Татарстан ишеткән кебек тоелды. Казанга җиткәч тә: "Казан, Казан!" дип кычкырып җибәрдем. Хәтта тамагым да бетте. Мине туганнарым Эльвира апа белән Рәфыйк абый бик җылы каршы алды.
- Казан үзеңдә нинди тәэсирләр калдырды соң?
- Кремль, Сөембикә манарасы искиткеч. Казансу елгасы бик матур. Әле бөтен урыннарны да күрергә өлгермәдем. Әле әбинең туган ягы булган Саба районы Курсабаш авылына барып килергә уйлыйм.
- Аннан кайларга юл тотарга исәбең бар?
- Башта Мәскәүгә, аннан Кырымга барып диңгездә бераз ял итәсем килә. Тик укуны гына бераз калдырырга туры киләчәк.
- Үзеңнең сәяхәтеңне теркәп барасыңмы?
- Әйе, мин һәр тукталган урынны видеога төшереп барам. Алар миндә кадерле истәлек булып сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар