16+

Татарстанның киләчәге һәрберебезгә бәйле

Сайлау: кайда, ничек, кайчан? Якшәмбе 18 сентябрь - Россия Дәүләт Думасына сайлау көне. Иртәнге сәгать 8.00дә Татарстанда барлыгы 2812 сайлау участогы ачылачак. Шулай ук вокзал, аэропорт, тикшерү изоляторлары, хастаханәләр, шифаханәләрдә оештырылган 48 махсус сайлау пунктында да тавыш биреп булачак. Быел чит илләрдә булган Россия гражданнары өчен дә 147 илдә Россия...

Татарстанның киләчәге һәрберебезгә бәйле

Сайлау: кайда, ничек, кайчан? Якшәмбе 18 сентябрь - Россия Дәүләт Думасына сайлау көне. Иртәнге сәгать 8.00дә Татарстанда барлыгы 2812 сайлау участогы ачылачак. Шулай ук вокзал, аэропорт, тикшерү изоляторлары, хастаханәләр, шифаханәләрдә оештырылган 48 махсус сайлау пунктында да тавыш биреп булачак. Быел чит илләрдә булган Россия гражданнары өчен дә 147 илдә Россия...

Сайлау: кайда, ничек, кайчан?

Якшәмбе 18 сентябрь - Россия Дәүләт Думасына сайлау көне. Иртәнге сәгать 8.00дә Татарстанда барлыгы 2812 сайлау участогы ачылачак. Шулай ук вокзал, аэропорт, тикшерү изоляторлары, хастаханәләр, шифаханәләрдә оештырылган 48 махсус сайлау пунктында да тавыш биреп булачак.

Быел чит илләрдә булган Россия гражданнары өчен дә 147 илдә Россия илчелекләрендә сайлау участоклары эшли. Татарстанда сайлаучыларның 11 проценты физик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар, участок комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә үзләре барырга җыена.

Куркынычсызлык таләпләрен истә тотып, Казандагы 415 участок видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылачак.
Бөтен участокларның да эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган, комиссия әгъзалары әзерлек курслары узган. Участокларга сайлау бюллетеньнәре кайтарылган. Сайлау участокларында муниципаль хакимиятләр, хокук саклау органнары һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре дә эшләячәк.

- Сайлауларның нәти­җәләре шик уятырлык булмасын дип тырышабыз. Төп бурыч - барысын да законлы, ачык итеп оештырып чыгу, - ди Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Бу юлы уза торган сайлау аеруча мөһим мәгънәгә ия, чөнки без Татарстаннан Дәүләт Думасына китәчәк депутатларны сайлыйбыз. Алар безнең мәнфәгатьләрне кайгыртырмы? Бу команданың ни дәрәҗәдә көчле булуы һәр татарстанлыдан тора.

- Сайлауда күбрәк кеше катнашса, үз тавышын бирсә, VII чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан күбрәк депутат сайланса, алар безнең мәнфәгатьләрне федераль дәрәҗәдә яклый алачак. Бүген республика командасында 15 депутат тупланган. Бу бик зур көч дигән сүз. Әгәр дә бу көчне саклап кала алсак, Татарстан халкының борчуларын, теләкләрен, гозерләрен Дәүләт Думасы трибуна­сыннан хәл итеп булачак. Бу мәсьәләдә битараф кешеләр булырга тиеш түгел дип саныйм, - диде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел Татарстанда 18 яше тулган 33 мең кеше беренче тапкыр сайлауларга барачак.Татарстанда яшьләргә өметләр зурдан, чөнки сайлаучыларның 30 проценты 35 яшькәчә кешеләр. Сайлау көнне авырып китеп катнаша алмаучылар теркәлү урыны буенча участокка шалтыратып хәбәр итә ала, андыйлар янына комиссия әгъзалары үзләре киләчәк. Төрле сәбәпләр аркасында сайлау участогына бара алмаучыларга «открепительный» кәгазь алырга мөмкин.

Россия Дәүләт Думасында депутатлар партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча сайлана. Сайлауда «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия» кебек барлыгы 14 сәяси партия катнаша. Татарстанда 43 кандидат теркәлде, аларның 42се - сәяси партияләр вәкилләре, берсе - үзен-­үзе тәкъдим иткән кандидат. Россия парламентына сайлау көнне республикадагы 36 муниципаль районда җирле советларга да депутатлар сайланачак. Казанда участокларга килгән һәр кешегә «Мин сайлауга бардым!» дигән беләзек тапшырачаклар. Беләзек белән шәһәр автобусында йөрү, төрле музейларга бару, «Юра паркы»на керү бушлай. Шулай ук күңел ачу үзәкләрендә, кибетләрдә, фитнес салоннарда, кафе, рестораннарда ташлама каралган.

Сайлау көнне Казан чын мәгънәсендә ­бәйрәм итәчәк. «Казан-Арена»да сәгать 11.00дә зур чара башлана. Биредә ГТО нормаларын тапшыру,бию мастер-класслары, Россия актеры Вениамин Смехов белән очрашу да оештырылачак. Концерт программасында исә Татарстан иҗат коллективлары белән бергә танылган җырчылар Игорь Николаев белән Сергей Лазарев та катнашачак.


Сайлауга кагылышлы сораулар буенча «кайнар элемтә» телефоны: (843) 292-85-14, 292-56-42

Илсур Метшин, Казан шәһәре мэры:
- Сайлаулар безнең өчен һәрвакыт сынау. Безнең сәяси өлгергәнлегебезгә, сафларыбызның бердәмлегенә сынау. Һәр кешегә сайлау участогына баруның һәм тавыш бирүнең зарурлыгын ирештерү мөһим. Һәр кеше кемгәдер өстенлек бирә, без моңа хөрмәт белән карыйбыз. Ләкин активлык безнең өчен беренче урында. Республикада яхшы тормыш өчен күп хезмәт куючы Президентыбызның курсына теләктәшлек бу.

Юрий Камалтынов, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сайлау штабы җитәкчесе:
- Татарстанны яраткан һәр кеше 18 сентябрь көнне теркәлү урыны буенча сайлау участокларына килеп, республика өчен тавыш бирергә тиеш. Татарстан яңа чакырылыш Дәүләт Думасында көчле, профессиональ команда булып оешсын өчен мөмкин кадәр күп тавыш җыю - төп максатыбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading