16+

Татарстанның кайсы районнарында иң түбән һәм иң югары хезмәт хаклары алалар?

Иң түбән хезмәт хаклары авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районнарда икәнлеге ачыкланган.

Татарстанның кайсы районнарында иң түбән һәм иң югары хезмәт хаклары алалар?

Иң түбән хезмәт хаклары авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районнарда икәнлеге ачыкланган.

Татарстанда иң түбән хезмәт хаклары авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районнарда икәнлеге ачыкланган. Бу хакта республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында хәбәр итте. "Мәсәлән, Балык Бистәсе һәм Чүпрәле районнарында түбән хезмәт хаклары теркәлгән. Иң югары хезмәт хаклары исә Югары Ослан районында", дигән Пелевин. Соңгысына, мөгаен, Иннополисның йогынтысы бардыр дип искәрткән беренче урынбасар. Моннан тыш, югары хезмәт хаклары алу Казан, Лаеш, Әлмәт, Түбән Кама районнарында да күзәтелә. "Ягъни сәнәгать һәм инновацияләр үскән төбәкләрдә", дип саный Пелевин.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары белдергәнчә, Татарстан хезмәт хаклары күрсәткече буенча Идел буе федераль округында 2023 елда беренче урында булган. Үсеш темплары буенча исә Россия төбәкләре арасында бишенче урынга күтәрелгән.

"Әйе, хезмәт хаклары авыл җирлегендә күзәтелә. Әмма без аны күтәрүгә нык игътибар бирәбез. Соңгы елларда хезмәт хаклары арта", дип ассызыклады Пелевин.

2023 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 61,8 мең сум булган.

Язмага реакция белдерегез

1

2

6

1

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading