16+

«Татнефть»: профсоюзларның абруе эшчеләрне кайгырта белүдә

Профсоюз оешмаларының төп бурычы эшчеләрнең хокукларын яклау, эш шартларын, тормыш-көнкүрешен, сәламәтлеген һәм хезмәт хакларын кайгырту икәнен барыбыз да белә. «Татнефть» ААҖнең җитәкчелеге дә, хезмәт коллективларында социаль тотрыклылыкка ирешү өчен, үзләрендә профсоюз оешмалары кирәклеген бик яхшы аңлый.

«Татнефть»: профсоюзларның абруе эшчеләрне кайгырта белүдә

Профсоюз оешмаларының төп бурычы эшчеләрнең хокукларын яклау, эш шартларын, тормыш-көнкүрешен, сәламәтлеген һәм хезмәт хакларын кайгырту икәнен барыбыз да белә. «Татнефть» ААҖнең җитәкчелеге дә, хезмәт коллективларында социаль тотрыклылыкка ирешү өчен, үзләрендә профсоюз оешмалары кирәклеген бик яхшы аңлый.

Шуңа, 1985 елда «Татнефть» ААҖнең профсоюз оешмалары тулы бер орган булып формалаша.
Профсоюз оешмасында, өстенлекле юнәлешләр буенча максатчан эш алып бару өчен, 9 комиссия эшли. Комиссияләрнең составы һәм вәкаләтләре турында компаниянең бөтен коллективына вакытында хәбәр ителеп тора. Һәм профсоюзның һәр әгъзасы комиссиядәге вәкилләргә үз сораулары белән мөрәҗәгать итә ала.
Сайланып куелган профком рәисенә һәм эштән азат ителгән профсоюз активистларына «Татнефть» ААҖ эшчеләренә булган барлык ташламалар да каралган. Сайланган профсоюз хезмәткәрләренең вәкаләтләре беткәч исә, алар элеккеге эшләренә кайта ала. Эш урыннары булмаган очракта, аларга, икенче эшкә урнашканчы, уртача хезмәт хакы күләмендә акча түләнә. Профсоюз хезмәткәре лаеклы ялга чыга икән, аңа «Татнефть» ААҖнең эшләми торган пенсионеры статусы бирелә.
Профком һәм компания администрациясе хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләүне, профсоюз әгъзаларының мәнфәгатьләрен кайгыртуны килешенгән төстә алып бара. Акционерлык җәмгыяте ел саен күмәк шартнамә кабул итә һәм компаниянең һәр эшчесе әлеге процесста катнаша ала. Алар үзләренең тәкъдимнәрен нефть-газ предприятиесенең башлангыч профсоюз оешмасына, «Татнефть» ААҖнең профсоюз комитетына һәм килештерү комиссиясенә юллый ала. Килештерү комиссиясе исә даими рәвештә эшли һәм составы ягыннан да ел саен яңарып тора. Комиссия составында «Татнефть» ААҖ җитәкчелегеннән 11 кеше һәм профсоюз комитетының 11 вәкиле бар. Әлеге комиссия социаль ташламалар һәм гарантияләр структурасын билгели.
Саклыйбыз, яклыйбыз...
«Татнефть»ААҖдә профсоюз әгъзаларының хокукларын яклау өчен хезмәтне саклау комитеты эшли. Комитет ун кешедән тора. Ул эш урыннарындагы шартларны, эшчеләрнең шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән булу-булмавын, хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә куркыныч янамыймы икәнне һ.б.ны контрольдә тота. Ел саен эш бирүче белән профсоюз оешмасы арасында хезмәтне саклау буенча килешү төзелә. Әлеге килешүләр «Татнефть» ААҖнең коллектив килешүенә кушымта булып тора. Квартал саен, хезмәтне саклау комитетының утырышлары үткәрелә. Хезмәтне саклау буенча комитет һәм комиссияләр «Татнефть» компанияләр төркеменең барлык предприятиеләрендә дә булдырылган.
Компаниянең бөтен хезмәткәрләре дә «Агропарк - Татарстан» эшләп чыгарган «Шифа» суы белән тәэмин ителә.
Хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча бер эшчегә киткән чыгымнар ел да югары дәрәҗәдә тора. Мәсәлән, 2013 елда «Татнефть» ААҖ буенча бер кешегә чыгым 15863 сум булды.
Эш урыннарында хезмәтне саклау өлкәсендә иҗтимагый контрольне тормышка ашыру өчен, башлангыч профсоюз оешмаларында профсоюзның 2894 вәкаләтле вәкиле эшли. Һәм ел саен, администрация белән берлектә, «Татнефть» ААҖдә хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча иң яхшы вәкаләтле вәкил» исеменә бәйге оештырыла. Җиңүчеләр исә алга таба профсоюз оешмасын республика һәм тармак дәрәҗәләрендәге бәйгеләрдә яклый.
Өлкәннәргә хөрмәт
Компаниянең барлык эшләми торган пенсионерлары да «Татнефть»нең пенсионерлары һәм профсоюзның тулы хокуклы әгъзалары булып санала. Коллектив килешүдә аларга аерым игътибар юнәлтелә. Лаеклы ялда булучыларны шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итү, пенсионерлар белән мәдәни-массакүләм һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары уздыру өчен, махсус акча бүлеп бирелә. Профсоюз комитеты үзенең бюджетындагы акчаның 5 процентын пенсионерлар белән махсус эшләү өчен билгели.
Яшьләргә ярдәм
Компаниянең администрациясе һәм профком яшь хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өстендә дә киңкырлы эшчәнлек алып бара. Коллектив килешүендә дә үсеп килә торган яшь нефтьчеләргә аерым бүлек бар. Бигрәк тә Әлмәт дәүләт нефть институтында, Әлмәт политехник техникумында, Лениногорск нефть техникумында, Бөгелмә машина төзү техникумында һәм «Татнефть» ААҖнең кадрлар әзерләү үзәгендә яшь белгечләргә аеруча зур игътибар бирелә. Әлеге уку йортларының профсоюз оешмалары өлгереш һәм иҗтимагый активлык мониторингы уздыра һәм финанс ярдәме күрсәтә, ә укып бетергәннән соң, эшкә урнашырга булыша.
«Татнефть» ААҖдә ятимнәргә карата да кайгыртучанлык күрсәтелә. Нефть шәһәре һәм районнарының белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучы ятим балалар, «Татнефть» ААҖ хисабына, Кара диңгез ярларындагы пансионатта сәламәтлекләрен ныгыта. Аларга «Татнефть» системасында эш урыннары бирелә, тулай торакта уңайлы яшәү урыннары әзерләнә. Гаилә корганчы һәм фатир алганчы исә, акча бүлеп бирелә, остазлар беркетелә һәм профком рәисләре дә ятимнәрне шефлыкка ала.
«Татнефть» ААҖ администрациясе, коллектив килешү буенча, яшь эшчеләр белән мәдәни-массакүләм һәм спорт-сәламәтләндерү чараларын уздыру өчен дә махсус акча бүлеп бирә. Профком да, оешманың яшьләре белән эшләү өчен, бюджетның 5 процентын шул максатларга билгели. Яшьләр үзләре дә профсоюз эшендә актив катнаша. Һәм кабул ителгән коллектив килешү буенча, яшьләр комитетының эштән азат ителмәгән рәисләре, предприятие һәм цехта күпме яшь белгеч булуга бәйле рәвештә, хезмәт хакларына өстәмә акча ала. Профсоюздагы яшьләргә, йорт җиһазлары юнәтү өчен, процентсыз ссуда алу мөмкинлеге дә бар. «Татнефть» администрациясе һәм профкомы аның күләмен 70 меңнән алып 120 меңгә кадәр итеп билгеләде.
2013 елда социаль ипотека республика программасы буенча, ТР Торак фонды, компания акчасы хисабына, 638 фатир төзеде. Шул исәптән, фатирларның 30 проценты, җиһазлар урнаштырылып, яшь хезмәткәрләргә бирелде. Һәр яшь гаиләгә, республиканың Торак фондына беренчел кертемне түләү өчен, фатир бәясенең 30 проценты күләмендә заём бирелә, аны кире кайтарырга кирәкми.
Ел саен яшьләрнең фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Аларда яшьләр үзләренең тәкъдимнәре, яңалыклары белән чыгыш ясый.
Заман белән бергә атлыйбыз
«Татнефть» ААҖ, профсоюз комитеты рәисләре һәм профсоюз активистларының квалификациясен күтәрүне, ягъни профсоюз кадрларының белемен арттыруны үз эшчәнлегендә мөһим бер юнәлеш дип саный. Әлеге эшне «Татнефть» ААҖе профкомының Методик советы алып бара. Ул даими рәвештә профсоюз кадрларының әзерлек дәрәҗәсенең анализын үткәрә, уку планын эшли. Без шулай ук башка оешмаларның профсоюзлары эшчәнлеген дә өйрәнәбез, тәҗрибә уртаклашабыз.
Тулаем алганда, профсоюз кадрларын әзерләү һәм квалификациясен күтәрү системасы ел саен 11 мең кешелек профсоюз активын колачлый. Моңа профсоюз кертемнәренең 5 проценты тотыла.
«Татнефть» ААҖ профсоюз оешмасында мәгълүмати-аналитик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Профсоюз оешмаларының көндәлек тормышына компьютер технологияләре кертелә, «Солидарность» газетасына массакүләм язылу оештырыла. Профком ай саен «Трибуна» дип аталган мәгълүмати бюллетень чыгара һәм ул эш урыннарына җибәрелә. Моннан тыш, эштә «Социаль белешмәлек» дигән брошюра да таратыла. Һәм теләсә кайсы эшче, тормышта билгеле бер хәлгә юлыга калса, ярдәм өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклекне белеп тора. Әйтик, фатирны ничек алырга, балаң туса, аны ничек бакчага урнаштырырга, белемеңне дәвам итәсең килсә, нишләргә тиешсең - анда бар да язылган. Белешмәлектә кичектергесез ярдәм хезмәтләренең «кайнар элемтә» телефоннары да бирелгән, шулай ук социаль өлкәгә караган учреждениеләрнең, профком рәисләренең телефон номерлары һәм адреслары да бар.
Компания тарафыннан 2013 елда 26,1 млн. тонна нефть чыгарылды һәм урнаштырылды, бу - планны 102,8 процентка үтәдек дигән сүз.
Соңгы биш елда «Татнефть» ААҖ югары дәрәҗәдәге ябышучанлыкка ия нефтьне нәтиҗәле рәвештә табуда актив эш алып бара. Табылган мондый нефтьнең запаслары нефтьчеләргә эш урыннарын әле 100 елдан да күбрәк вакытка булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Компания эшчәнлегенең уңышлы баруы исә профсоюз әгъзаларының барлык хокук һәм мәнфәгатьләрен нәтиҗәле рәвештә якларга мөмкинлек бирә.

Бүген «Татнефть» ААҖнең төбәкара профсоюз оешмасы 147 башлангыч профсоюз оешмасын, 692 цех профоешмасын, 2717 профтөркемне һәм 11 меңнән күбрәк профсоюз активистларын берләштерә. «Татнефть» ААҖнең 98,3 мең эшчесе, 40 мең эшләми торган пенсионеры һәм профильле уку йортларының 5,1 мең студенты профсоюз әгъзасы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading