16+

Тавык тәпиләре Таиландка тәпили

Тавык тәпиен яратасызмы, жәмәгать? Күпләрегез борын җыергандыр инде. Ә менә Таиландта тавык тәпиен бик яраталар икән. Бу турыда безгә Мари Элга баргач сөйләделәр.

Тавык тәпиләре Таиландка тәпили

Тавык тәпиен яратасызмы, жәмәгать? Күпләрегез борын җыергандыр инде. Ә менә Таиландта тавык тәпиен бик яраталар икән. Бу турыда безгә Мари Элга баргач сөйләделәр.

Биредәге кошчылык фабрикасындагы хәләл тавык суюны, ислам кануннарының үтәлүенә Мари Эл Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Фәнүс хәзрәт Сәлимгәрәев күзәтчелек итә. Без аның белән фабрикага сәяхәт кылдык, әлбәттә инде, төп максатыбыз ризыкның чыннан да хәләл булуын үз күзләребез белән күрү иде. Моңа да инандык, анан соң да әллә ничаклы яңалыклар күреп, белеп кайттык Йошкар-Оладан. Чыннан да яраталардыр инде тавык тәпиен Таиландта, юкса Мари Элдан хәтле алдырмаслар иде. Хәер, кемгә нәрсә тансык, диген. Бар шаккатканың шул тавык тәпие булган икән, димәгез тагын. Республиканың башкаласындагы храм-чиркәүләрнең күплегенә дә хәйран калдык әле. Өч дистә Аллаһ йорты бар икән Йошкар-Олада. Шәһәрнең тагын бер үзенчәлеге - биредә төрле илләрдәге, шәһәрләрдәге архитектура һәйкәлләренең күчермәсен төзү белән дә бик мавыгалар икән. Бик кызыксынып китсәң, кайсы илдә икәнлегеңне дә онытырга мөмкинсең. Менә шундый хәлләр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading