Түбән Кама бик күпләр өчен яшьлек шәһәре. Йөзләгән яшь белгечләр, төзүчеләр, япа-ялан басуда завод һәм шәһәр төзү ниятеннән, бер мәйданга җыйнала. Шулар арасында ул вакытта яшь белгеч, хәзер техник фәннәр докторы, галим Азат Зыятдинов та була. Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилее уңаеннан Азат ЗЫЯТДИНОВ белән әңгәмә кордык.
- Азат Шаймуллович, белүебезчә, Түбән Кама иң беренче чиратта нефтехимия тармагын үстерү максатыннан төзелә. Сез нефть эшкәртү заводларының беренче цехлары эшли башлаганын күргән һәм бу заводлар иң югары үсеш баскычына җиткәнче хезмәт иткән кеше. Ул елларга кире кайтып, кайбер истәлекләрне барласак иде.
- Масштабны аңлау өчен, иң элек Түбән Кама төзелешенең Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше булганлыгын әйтеп китәргә кирәк. Бу бик зур мәгънәгә ия. Димәк, финанслау да, тәэмин ителеш тә СССР күләмендә хәл ителә дигән сүз.
- Әлеге урында икенче сорау туа, шушындый зур төзелеш өчен нигә нәкъ менә Татарстан сайлана?
- Ул вакытта Татарстанны икенче Баку дип атыйлар иде. Аңлашыла инде, иң күп нефть Бакуда табыла һәм аннан кала без. Нефть чыккан җирдә газ да чыга, ул елларда бөтен кырлар газ факеллары белән тулды, без аны әрәм итәргә түгел, ничектер кулланырга тиеш идек. Нефтьне дә эшкәртелмәгән килеш сату дөрес түгел. Менә шуның өчен Татарстанда нефтехимия заводы төзү бурычы куела да. Ул чорда республиканы Фикрәт Табеев җитәкли. Аның бик зур шәхес булуын аерып әйтеп китү кирәк. Ул үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы, башкаларны ышандыра белү осталыгы белән аерылып торды. 2010 елда мин аның белән очраштым. Бик якын дустым Вагыйз Минһаҗев ул вакытта Федерация советы депутаты иде һәм ул безнең очрашуны оештырды. Без бик матур итеп сөйләшеп утырдык һәм мин аңа үземне кызыксындырган барлык сорауларны да бирә алдым. Чыннан да, Фикрәт Табеевка җиңелләрдән булмаган. Татарстанны бер үк вакытта химия башкаласы итеп тә күрсәтә ул. Арбузовлар, Бутлеровлар бар да Казаннан бит. Шәһәр төзү өчен урынны шәп сайлыйлар - табигате искитмәле матур булган Кама буйлары. Ул вакытта Кама аша паром белән генә чыгып була иде. Татарстанның Кама аръягында да ничаклы районнар бар. Күпер булмау сәбәпле, республика икегә бүленгән кебек. Карагыз әле ничек зур стратегик фикерләү булган. Завод төзү белән, күпер дә салыначак бит. Менә шулай итеп, СССР күләмендәге төзелеш нәкъ менә Татарстан җирлегендә башлана. Табеевның тагын бер яхшы сыйфатын әйтеп үтәргә кирәк - кадрларны сайлый белү. Ул бөтен удар төзелешләрдә эшләгән, искитмәле зур тәҗрибә туплаган Евгений Королевны Татарстанга китерүгә ирешә. Ул бөтен шәһәрнең төзелешенә җаваплы була. Икенче кыйммәтле кадр - Түбән Кама нефтехимия комбинатының төзелешенә җаваплы - Николай Лемаев. Ул да нефтехимия заволары буенча тәҗрибәле белгеч. Әңгәмә башында ук әйтеп киттем, бу төзелешнең масштабын күз алдына китерү мөһим. Завод белән бергә шәһәр дә төзелә. 1967 елда мин Түбән Камага килдем. Ул вакытта без 450 яшь белгеч идек. Һәркайсыбызның кулында бер ел эчендә фатир белән тәэмин итәргә дигән язу. Күпме фатир, балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхауханәләр төзергә кирәк. Моның өчен төзелеш индустриясе, электр энергиясе белән тәэмин ителешне булдыру да кирәк, кадрлар әзерләүне җайга салу зарури.
1966 елның августында беренче цех эшли башлый. 1967 елда Түбән Камага шәһәр статусы бирелә. Яңа цехта табигый газ берничә фракциягә бүленә, пропан, бутан, метан... Аларның һәркайсын аерып сатып була. Әлеге газны вагоннарга төяп, СССРның төрле төбәкләренә җибәрә башладык. Менә бит ничек! Шул вакытка тимер юл да төзелеп өлгертелә. Әлбәттә инде, автомобиль юллары да төзелә. Болар бар да үзәктән килгән акчага. Эшнең барышы ныклы күзәтү астына алына.
- Заводның бүгенге көненә нинди бәя бирәсез. Ул әле һаман да үз югарылыгындамы?
- Санкция дибез, ә безнең нефтехимя чит илләргә бәйле түгел. Без товарны чит илгә үзебез сатабыз. Читкә тагын да күбрәк чыгару мөмкинлегебез бар, ләкин иң беренче чиратта без үз ихтыяҗыбызны канәгатьләндерергә тиеш. Бездә бөтен төрле каучуклар җитештерелә, шул исәптән бик сирәк төрдәгеләре дә. Төрле химик процесслар белән нефтьтән күптөрле продукция алабыз. Татарстанның җитәкчеләрдән бәхете бар. Үзгәртеп кору чорында да без үз заводларыбызны саклап кала алдык. Монда Минтимер Шәймиевнең өлеше бик зур. Бүген Рөстәм Миңнехановның булдыклылыгына сөенәбез.
Түбән Камага югыйсә фатир алам дип кенә барган идем, 40 ел гомерем анда узды. Бу шәһәрдә мин фәнгә килдем. Тукайчарак итеп әйтсәк, бу минем: «Мин болай, шулай итәм, дип төрле уй корган җирем».
Түбән Кама шәһәре кеше саны буенча республикада өченче урында тора, шәһәрдә 235 меңнән артык кеше яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар