16+

Тәбрис Яруллин: «Безнең форумда булган кеше ким дигәндә ике ел дәвамында эшләргә көч туплап кайта»

4-7 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең VII форумы узачак. Бу - иртәгесен кайгырткан, милли тормышка битараф булмаган егетләр һәм кызларны берләштерүче, татар лидерларын әзерләүче чара.

Тәбрис Яруллин: «Безнең форумда булган кеше ким дигәндә ике ел дәвамында эшләргә көч туплап кайта»

4-7 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең VII форумы узачак. Бу - иртәгесен кайгырткан, милли тормышка битараф булмаган егетләр һәм кызларны берләштерүче, татар лидерларын әзерләүче чара.

Ике елга бер тапкыр уздырыла торган яшьләр җыенына Россиянең 60ка якын регионыннан һәм 30 илдән 900гә якын делегат киләчәк. Форумны каршылап, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белән әңгәмә кордык.

- Тәбрис, быелгы форум алдагы елларда уздырылганнарыннан нәрсәсе белән аерылачак?
- Ике ел элек форумның нә­тиҗәлелеген тикшергәннән соң, үз эшчәнлегебездән канәгать калмадык. Шуңа да хәзер форумны яшьләргә белем бирү юнәлешендә уздырабыз. Узган елдан алып безнең секцияләр проектлар мәктәбе буларак эшли башлады. Гадәттә, форумның пленар утырышында резолюция кабул итә идек. Быелдан аның урынына татар яшьләре инициативасы картасын булдырачакбыз.

- Форумда катнашачак яшь­ләрне нинди принцип буенча сайлап аласыз?
- Без чит төбәкләрдә татар дөньясы өчен янып яшәгән актив яшьләрне чакырабыз. Иҗтимагый оешмалар анкета, мотивация хатлары, видеоматериаллар җибәрә, сайлау шулардан чыгып та оештырыла.

- «Акыл фабрикасы» проектлар мәктәбендә нинди темалар яктыртылачак, спикерлар кем булачак?
- Мәктәп тарих һәм туризм, бала үсеше һәм милли мәгариф, татар теле һәм интернет, пиар һәм журналистика кебек юнәлешләр буенча эшләячәк. Безнеңчә, бу темалар яшьләр өчен кызыклы һәм файдалы булачак. Спикерларыбыз да бик көчле. Әйтик, тарих фәне буенча лекция уку өчен Мәскәүдән Марат Сәфәров киләчәк, Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков пиар һәм журналистика бүлегендә чыгыш ясаячак.

- Чит төбәкләрдән килгән яшьләргә сүз биреләме? Аларның да бит эш нәтиҗәсен күрсәтәсе киләдер.
- Чыннан да, делегатларның барысының да форумның пленар утырышында чыгыш ясыйсы килә. Ләкин мин утырышның вакытын аңа сарыф итәргә кирәк дип уйламыйм. Анда идеология мәсьәләләрен күтәргән, мәгънәле, тирән фикерле чыгышлар булыр­га тиеш. Шуңа да быел үз фикерләрен белдерергә теләүчеләр өчен «Бөтендөнья татар кафесы» мәйданын булдырдык. Биредә алар һәрберсе алты минутлык презентация ясаячак. Икенче көнне әлеге проектлар «Корстон» сәүдә үзәгендә Татар яшьләренең проектлар аллеясында урнаштырылачак.

- Хәзерге вакытта бөтендөнья татар яшьләрен нинди проблемалар борчый? Форумда аларның чишелеше табылырмы?
- Әлбәттә, үзәктә тел проблемасы тора. Татар телендә сөйләшүчеләр сизелеп кими. Чит төбәкләр өчен бу проблема аеруча да кискен тора. Без яшьләр арасында татар телен популярлаштыру, аның кирәклеген җиткерү өчен тырышабыз. Читтә яшәүчеләр бездә тел өйрәнергә мохит юк ди. Бу сылтау гына. Минем инде дүртенче буыны Финляндиядә яшәүче Әмир исемле дустым бар. Ул татарча бик чис­та, матур сөйләшә. Гомумән, финнар телне буыннан буынга әманәт буларак тапшырып килә. Анда балага кечкенәдән татар телен өйрәтәләр. Югыйсә үзләрендә мохит тә, дәүләт ярдәме дә, мотивация дә юк. Финляндиядә нибары 600-700 генә татар яши, минем күрше подъезда да яшәүче татарлардан да ким дигән сүз бит бу. Ә алар телне саклауга ирешкән.

Шулай ук мәдәният, тарих проблемалары да күтәрелә форумда. Без татар мәдәниятен бүгенге тормышта актуаль, көндәшлеккә сәләтле итәргә тырышабыз. Хәзерге вакытта татар яшьләре шәһәр субкультурасын булдыруга ирештек. Монда шул ук альтернатив музыка да керә. Тарих та безнең үзбилгеләнүебезнең бер өлеше. Тарихи «амнезия»не булдырмаска кирәк. Хәзерге татар яшьләре Россия тарихы дәреслекләреннән өйрәнеп, үзен «татар игосы» (золымы) оныгы дип кабул итә. Форумның эшчәнлеге шушы проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән дә инде.

- Белем алудан тыш, яшьләр форумга тагын ни өчен тартыла?
- Иң беренче әйбер ул - рух­лану. Безнең форумда булган кеше ким дигәндә ике ел дәвамында эшләргә көч туплап кайта. Төбәкләрдән Казанга килү үзе бер мотивация булып тора, алар бер-берсе белән ярыша. Форум әле тәҗрибә уртаклашу, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге дә. Хәзерге вакытта «нетворкинг» эшчәнлеге популярлашты. Бу бер-берең белән аралашу, элемтәләр булдыру чарасы. Шуңа да яшьләр форумын без ярымформаль булган чаралар белән тулыландырдык.

- Республиканың сәяси тормышында татар яшьләре фикерен ишетәләрме?
- Без Татар яшьләре форумы исеменнән һәрвакыт үз фикеребезне белдереп торабыз. Ел дәвамында икетеллелек законын саклау буенча хатлар язабыз, җитешсезлекләрне ачыклыйбыз. Ике ел элек Президент атамасын һәм институтын саклап калу буенча фикерләребезне белдердек. Минемчә, безне ишетәләр. Чит илләрдә яшәүче татарлар да актив, ләкин Татарстан яшьләренең потенциалы зуррак.

- Киләсе ике елда Татар яшь­ләр форумы нинди юнәлештә эшләячәк?
- Соңгы ике елда төрле идея­ләрне, проектларны үз илебездә тарату белән шөгыльләндек. Башкортстан Республикасы, Урал, себер татарлары белән элемтәләрне ныгыттык. Алга таба да шул юнәлештә эшләргә исәп. Хәзер инде төбәкләрне социаль проект авторлары буларак күрәсебез килә. Күптәннән татар телендә «Онлайн университет» оештырырга хыялланабыз. Россия төбәкләре буенча татарча диктант уздыру уе да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading